Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үзем өчен авыр вакытларда да газетадан аерылмадым

Безнең әбүнәчеләребез арасында озак еллар газетага тугры калган кешеләрнең булуы күңелле. Без аларга чиксез рәхмәтлебез! Аның ышанычлы, күптәнге дусларының берсе, һичшиксез, Татьяна Петрякова, ул газетаны 40 елдан артыграк алдыра.

Беренче тапкыр безнең басмага ул 1969 елда, трикотаж фабрикасында эш­ләгәндә языла. 1970 елда алар, өч дус кыз, төшкән фотосурәт «Ленин юлы» газетасы битләрендә урын алган. Кызлар ул вакытта комсомол конференциясе делегатлары булалар. Шул вакыттан бирле район газетасы аңа тагын да якыная.
Шуннан соң берничә ел газетадан аерылып торган. Эш шунда, туйдан соң ире Николай белән алар Яр Чаллыга күченеп китәләр, яшь гаилә торак алырга тели.
- Мин ремонт-төзелеш заводына металл кисүче булып урнаштым, - дип искә төшерә Татьяна Петровна. - Эш җиңелләрдән түгел, авыр тимерләр күтәреп йөрергә туры килә, корыч коелмасының бер тартмасы гына да 50 килограмм авырлыкта. Барысына да күнегәсең, мин дә яңа эш урынына җайлаштым. Шуннан соң без ике бүлмәле фатир алдык. Сөенергә дә, сөенергә генә, әмма... Тиздән иремдә авыру ачыкланды һәм улыбыз Олег үзгә бала булып туды, аларга гомер буе тәрбия кирәк.
Туганнарыма якынрак булырбыз дип, туган шәһәребезгә күченеп кайтырга булдык. Әнием ярдәм итәр, мин эштә булганда баланы ул карар дип уйлаган идем. Ә аңа, кызганыч, үзенә ярдәм кирәк булды, аны паралич сукты.
Чистайга кайткач, Татьяна Петрякова тегү фабрикасына эшкә урнаша. Ярты ел ул өйдә заказлар тегә. Аннары цехка күчәргә уйлый, әмма тулы эш көне турында хәтта уйларга да туры килми.
Ул вакытта Татьяна Петровна үз сәламәтлегенә кул селти, чөнки даими рәвештә якыннары турында кайгыртып торырга кирәк була. Әмма борчылулар, кызганыч, сәламәтлек өчен эзсез узмыйлар, берникадәр вакыттан соң үзе дә катлаулы операция кичерә. Шулай, бер-бер артлы бәла килә тора.
Әлеге сөйкемле, мөлаем ханымга карап торам да, шушы авырлыкларны күтәрергә кайдан көч таба дип уйлап куям. Аның өлешенә күпме ачы сынау төшкән, әмма ул язмышыннан зарланмыйча, килгән авырлыкларны батырларча кичерә. Үз эченә бикләнеп калмаган, кырысланмаган, ә һәрвакыт актив, ачык йөзле, аралашучан. Һәм элеккечә үк безнең газетаны укый, хәтта гаиләсе өчен авыр вакытларда да аннан аерылмый.
- «Чистопольские известия» («Чистай хәбәрләре») ярдәмендә мин шәһәрдә булган барлык яңалыкларны белеп торам. Рәсми чыганак­лардан җирле мәгълүматны тагын кайдан ала алам? - дип ассызыклый безнең мәртәбәле кунагыбыз.
Ә 2013 елда Петряковлар гаиләсе «Чистопольские известия» («Чистай хәбәрләре») газетасы редакциясе тарафыннан оештырылган «Безнең туебыз» фотоконкурсында җиңүчеләрнең берсе дип танылалар. Татьяна Петровна хаклы рәвештә конкурслар үткәрелсә (редакциядән: ә алар төрле темага шактый үткәрелә!), һичшиксез, катнашырга кирәк, ди. Ул бертуганның кызы да катнашуын билгеләп үтте.
Татьяна Петровна шәһәр инвалидлар җәмгыятенең беренчел оешмаларының берсен җитәкли, шулай ук «Мебель фабрикасы» ТҖС каршында оештырылган «Дубравушка» ансамблендә җырлый. Язын һәм җәен бакча участогында казынырга ярата, үз яшелчәләре, җиләк-җимешләре - зур ярдәм.
- Шау чәчәктә утыручы, җимеш бирүче алмагачларга, чия куакларына карагач, күңел сөенә, - ди ул. - Алардан илһам, яшәргә көч алам! Ә тагын якыннарымны тел йотарлык тәмле камыр ризыклары белән сыйларга яратам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай