Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Суд приставлары ялгыз әниләргә һәм аларның балаларына ярдәм күрсәттеләр

    1 июньдә, Халыкара балаларны яклау көнендә, суд приставларының Чистай район бүлегендә бүлек начальнигы - өлкән суд приставы Фәнис Мөхәммәдиев җитәкчелегендәге бүлекнең шәхси составы инициативасы буенча «Балаларга ярдәм» дигән хәйрия акциясе үткәрелде.

    Суд приставларының район бүлегенә матди хәлләре аеруча авыр булган алимент түләүләрен түләтүче әниләр һәм аларның балалары чакырылды. Кабул итү вакытында хатын-кызларга алимент түләүләрен түләтү буенча аңлатмалар һәм консультацияләр бирелде, ә балаларга уенчыклар һәм тәм-томнар төялгән пакетлар тапшырылды.
    Моннан тыш, бүлекнең шәхси составы Тамбов өлкәсеннән 12 яшьлек Софья Болотова һәм аның гаиләсенә килгән бәлага, кызга лимфогранулематоз дигән куркыныч диагноз куела, битараф кала алмый. Балага кулдан килгәнчә матди ярдәм күрсәтү турында карар бертавыштан кабул ителә, кызның әтисе шулай ук суд приставлары хезмәте хезмәткәре. Бүлек хезмәткәрләре арасында шунда ук акча җыю оештырыла. Җыелган акча Болотовлар гаиләсенең банк картасына Софьяны дәвалауга күчерелә.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: чистай
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: