Пәнҗешәмбе, 8 июньдә, бөтен ил Социаль хезмәткәр көнен билгеләп үтә. Бәйрәм алдыннан без иң игелекле, кешелекле һөнәр ияләренең тәҗрибәле һәм тугры вәкиле - Ирина Мартюшина белән сөйләштек.
Социаль хезмәткәр һөнәренә Ирина Александровна 1983 елда килә. Инде күп еллар дәвамында ул ялгыз, ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне карый.
Эше шактый авыр, тормыштагы авырлыкларны да җиңәргә, рухи ярдәм күрсәтергә дә туры килә. Әлеге ханым өлкән кешеләрнең йортына җылылык һәм бәхет китерә.
- Озак еллар эшләү дәвамында күп нәрсә күрергә туры килде. Кешеләр төрле. - ди Ирина Мартюшина. - Барысына да түзәсең, сабырланасың, йомшарасың, кешене рәнҗетергә куркасың. Кайвакыт өлкән кешеләр янына барасың да, алар белән сөйләшәсең, күңелләрен бушаткач аларга да җиңелрәк булып китә, хәер, үзең дә игелекле гамәл кылуыңны аңлап, тыныч күңел белән кайтып китәсең.
Хәзерге вакытта Ирина Александровна тугыз кешене карый. Аларның һәрберсенә социаль хезмәткәр аерым якын килә. Күбесе - балалары, якын туганнары булмаган ялгыз кешеләр, шуңа күрә ярдәмчел һәм киң күңелле Ирина Мартюшинаны үз кызлары кебек кабул итәләр.
- Эшкә яшь, тәҗрибәсез вакытта килдем. Әлбәттә, вакыт үтү белән күп нәрсәне аңладым, кешеләргә һәм тормышка мөнәсәбәтемне үзгәрттем, - дип билгеләп үтә социаль хезмәткәр.
Әлеге ханымның профессиональ вазифаларына өй җыештыру, ашарга пешерү, коммуналь хезмәтләр өчен түләү һәм башкалар керә. Моннан тыш, һәр кешенең көенә барырга, сизгер һәм ярдәмчел булырга кирәк.
- Эш җиңелләрдән түгел, - ди Ирина Александровна. - Кайвакыт физик яктан да, рухи яктан да авыр була, чөнки теләсә нинди вак-төяк тә өлкән кешене борчырга мөмкин. Шуңа күрә еш кына барысын да җайга салырга туры килә. Аларның олы һәм ялгыз кешеләр булуын, күбрәк хөрмәт һәм сабырлык күрсәтергә, юл куярга кирәклеген аңлыйсың.
Ирина Мартюшина барысын да ташлап китәргә уйлаган очраклары булуын яшерми. Әмма ярдәм итү теләге һәм өлкән кешеләрнең җылы мөнәсәбәте бар нәрсәдән өстенрәк булып чыга.
- Еш кына кайберсенә үпкәләп тә аласың, әмма тиз йомшарасың һәм барысын да онытасың. Ә алар аннары гафу үтенәләр һәм без үпкәләшмәгән дә кебек кабат яхшы мөнәсәбәттә, - дип билгеләп үтә хатын-кыз.
Ирина Александровнаның ышанычлы тылы: ире һәм кызы бар, алар аңа һәрвакыт ярдәм итеп торалар һәм аның хезмәтен хөрмәт итәләр.
Социаль хезмәткәр һөнәре ул зур җаваплылык та әле. 24 ел эшләү дәверендә Ирина Александровна үзен бары уңай яктан гына күрсәтә. Ул үзенең вазифаларын намуслы башкара, олыларга карата игътибарлы, бу турыда өлкән кешеләрнең күпсанлы рәхмәт сүзләре раслап тора.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев