Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Җиңүнең нигезендә - тырышлык һәм үҗәтлек»

Спорт хатын-кызлар эше түгел дигән фикер бар. Әмма армспорт белән шөгыльләнүче кызлар моның киресен исбат итәләр. Шундый кызларның берсе - безнең шәһәрдән, ул 2016 елда армспорт буенча иң яхшы спортчы, күп ярышларның җиңүчесе һәм призеры Адилә Фаздалова.

Адилә бию белән шөгыльләнгән һәм киләчәктә аны ниләр көткәнен күз алдына да китермәгән. Аның спортчы буларак үсүендә һәм җиңүләрендә әти-әнисенең роле зур. Нәкъ менә алар аны армрестлинг секциясенә алып килгәннәр.
- Мин ярышларда һәм чемпионатларда катнаша башлагач, әти-әнием бик сөенделәр. Алар һәрвакыт турыдан-туры трансляцияләрне карыйлар һәм минем кайтуымны бик көтәләр. Мин ярышларда булганда якын кешеләрем минем өчен бөтен күңелләре белән борчылалар, - ди Адилә. - Минем спорт белән шөгыльләнүемнең беренче елы «алтын» булмады. Ул вакытта мин икенче, өченче урыннарны яулый идем, әмма озак һәм нык­лы шөгыльләнүләрдән соң, республика, Идел буе федераль округы һәм Россия беренчелегенә бару хокукына ирештем.
Ике ел Адилә 16 яшькә кадәрге төркемдә көч сынады. Әмма Россия ярышларында ул үзенең көрәшче сыйфатларын күрсәтә, спортчы бары беренче урыннарны гына ала. Узган ел ул юниор кызлар төркеменә күчә һәм Европа, дөнья беренчелегенә эләгү хокукына лаек була.
- Синең көнең сәгатьләп диярлек язылган. Ул ничек үтә? Бу турыда сөйлә әле.
- Атнага биш тапкыр ике сәгатьтән артыграк тренировкалар үтә. Өстәвенә, мин 11нче сыйныфта укыйм һәм быел ныклап имтиханнарга әзерләнәм. Кайвакыт вакыт җитми, әмма мин бар нәрсәгә өлгерергә тырышам.
Тыгыз график булуга карамастан, спортчының башка бик күп мавыгулары бар. Ул яхшы укый, еш кына ярышларга барса да, мәктәп программасыннан артка калмаска тырыша. Уку, тренировкалар һәм ярышлар арасында Адилә дусларына да вакыт таба.
- Дусларым буш вакытым аз булуын беләләр һәм үпкәләмиләр, минем киләчәгем һәм спорттагы казанышларым моңа бәйле булуын аңлыйлар. Башта алар мине армрестлинг белән шөгыльләнмәскә үгетләделәр, янәсе ул хатын - кызлар спорты түгел. Тиздән хаклы булмауларын аңладылар һәм хәзер, әти-әнием кебек, минем өчен борчылалар, уңышларыма сөенәләр, - ди Адилә.
Шунысы гаҗәп, кызның туганнары, якыннарны арасында армрестлинг белән шөгыльләнүчеләр булмый. Бары үзенең үҗәт һәм тырыш булуы аркасында гына ул шундый уңышларга ирешә.
- Син җиңелә белә­сеңме?
- Җиңелүе авыр, әмма ул алга таба ныклап шөгыльләнү һәм җиңүләр яулау өчен менә дигән этәргеч.
- Синең карашка, спортчы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
- Спортчы тырыш һәм җаваплы булырга тиеш. Ул үз максатына ирешү өчен үҗәтлек күрсәтергә, аңа ирешергә һәм бервакытта да бирешмәскә тиеш. Һәр җиңү - зур көч һәм үз өстеңдә көн саен эшләү нәтиҗәсе.
Адиләнең җиңүгә талисманнары һәм сынамышлары юк. Ул бары үз көченә һәм мөмкинлекләренә генә ышана. Ярышлар алдыннан дулкынлану һәм курку хәтта шундый тәҗрибәле спортчыда да була. Яшь чемпионка иң мөһиме - көрәш алдыннан үз-үзеңне әзерләү, якты уйлар дип саный. Бары шул вакытта гына көчеңне туплап була.
- Киләчәктә дусларың­ның, танышларыңның синең эзеңнән баруларын теләр идеңме?
- Иң мөһиме, теләкләре булсын, мин каршы түгел. Спорт беркемгә дә комачауламый. Ул кешене камилләштерә. Өстәвенә, кызлар үзләрен карарга тиешләр, армрестлингта һәр мускулга эшләргә туры килә.
- Киләчәккә планна­рың?
- Чыгарылыш имтиханнарын яхшы бирергә, институтка укырга керергә, Европа һәм дөнья чемпионатларында уңышлы чыгыш ясарга, «Россиянең иң яхшы спортчысы» исемен расларга.
Уңышлар һәм яңа җиңүләр телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай спорт