Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Депутатлар 2017 елга бюджет расладылар

    15 декабрьдә Чистай муниципаль районы Советының чираттагы 15нче утырышы булып узды. Аны муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.

    Утырышта ТР Дәүләт Советы депутаты Рафил Ногманов катнашты.
    Көн тәртибенә төп биш мәсьәлә куелды. Аерым алганда, 2017-2019 елларга Чистай муниципаль районының социаль-икътисадый үсешен фаразлау турында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Ләйсән Кашапова хәбәр итте. Депутатлар фаразлауны расладылар һәм муниципаль район башкарма комитетына, предприятиеләр һәм оешмалар, барлык милек формасындагы авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләренә, авыл җирлекләре башлыкларына шушы фаразлау күрсәткечләренең үтәлешен тәэмин итүче тиешле чаралар кабул итәргә тәкъдим иттеләр.
    Муниципаль районның финанс-бюджет палатасы җитәкчесе урынбасары Жанна Федичкина 2017 елга һәм 2018-2019 елларның планлы чорына бюджет турында мәгълүмат белән чыкты. Ул шулай ук 2017 елга өстәмә акча бүлеп бирү буенча мөрәҗәгатьләрне тикшерү турында хәбәр итте. Өстәмә доклад белән муниципаль районның контроль-исәп-хисап палатасы рәисе Ольга Гришина чыкты.
    Муниципаль районның җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы җитәкчесе Марина Исхакова 2017 елга Чистай муниципаль районы мөлкәтендә булган милекне хосусыйлаштыруның фаразлау планы һәм 2005 елның 28 декабрендә кабул ителгән «Чистай муниципаль районының җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы турында»гы нигезләмәне раслау хакында»гы Чистай муниципаль районы Советының карарына үзгәрешләр кертү турында хәбәр итте.
    Көн тәртибенә куелган барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.
    Утырыш азагында муниципаль район башлыгы Дмит­рий Иванов 3нче «Үзәк» ТҖС җитәкчесенә республика бүлә­ген тапшырды, шулай ук «Чис­топольские известия» («Чистай хәбәрләре») газетасының баш мөхәррире Ольга Бандишоеваны лаеклы ялга чыгуы белән котлады һәм аңа күп еллар дәвамында намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: