Чистай-информ
  • Рус Тат
  • «Чистопольские известия» («Чистай хәбәрләре») командасы кубок отты

    Шимбә көнне, 13 майда, Балалар һәм яшьләр иҗат йортының спорт мәйданчыгында футбол турниры булды.

    Уен кызу булды. Төп бүләккә көрәштә «Чистопольские известия», «Труд» һәм «КПРФ» командалары очрашты. «Чистопольские известия» командасының терәге көчле иде: аның өчен җан атарга редакция хезмәткәрләре килделәр.
    Матчның беренче минутларында ук «Чистопольские известия» уенчылары үзләрен лаеклы һәм җитди көндәшләр итеп күрсәттеләр. Киеренке мизгелләр күп булды, әмма егетләр тиз генә яклауга күчеп, үз капкаларын сакладылар.
    Командаларга җиңүгә ирешү өчен җитди көрәшергә туры килде. Һәр матч уенчыларга билгеле очколар алып килде, аларның саны иң яхшыларны билгеләде дә. Турнир йомгак­лары буенча «Труд» - 3 очко, «КПРФ» - 6, ә «Чистопольские известия» 9 очко җыйды.
    Команда капитаннарына Мактау грамоталары, ә җиңүче «Чис­топольские известия» командасына истәлеккә исемле кубок тапшырылды.
    Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм спорт ветераннары командаларына лаеклы уен өчен рәхмәт белдерәбез!

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: