Балалар каратэ буенча имтихан тапшырдылар
Җәмгыять

Балалар каратэ буенча имтихан тапшырдылар

Балалар һәм яшьләр иҗат йортында каратистлар спорт күнекмәләрен күрсәттеләр.

Өстәмә белем бирү педагогы Радик Халеевта тәрбияләнүчеләр киокусинкай каратэсы буенча чираттагы укучы разрядларына ия булу өчен имтихан тапшырдылар. Имтиханны Татарстан киокусинкай каратэсы Федерациясенең судьялар коллегиясе рәисе, спортның бу төре буенча Идел буе федераль округы җитәкчесенең вәкаләтле вәкиле Виктор Копырин кабул итте.

Башта бер елга якын шөгыльләнүчеләр сынаулар узды, соңрак тәҗрибәле спортчылар имтихан тапшырдылар.

– Мондый имтиханнар 6 айга бер тапкыр үткәрелә. Сынаулар үз эченә база техникасын, ката һәм кумитэны белүгә тестлар, көч һәм чыдамлыкка күнегүләрне ала. Барлык тестларны да уңышлы тапшырганнар якланган дәрәҗә һәм тиешле төстәге билбау йөртү хокукы күрсәтелгән сертификат ала, – дип аңлатты тренер Радик Халеев.

Балалар һәм яшьләр иҗат йортында аның җитәкчеле­гендә киокусинкай каратэсы белән 6 яшьтән алып 17 яшькә кадәр 76 бала һәм яшүсмер шөгыльләнә.

Белешмә

Киокусинкай каратэ төренең үзенчәлеге шунда: ул физик көч белән беррәттән, әхлакый сыйфатларны үстерергә ярдәм итә. Каратэ дәресләре ихтыяр көче, максатчанлык, кыюлык һәм үз-үзеңә ышаныч булдырырга ярдәм итә, физик форманы, сыгылмалылыкны һәм чыдамлыкны яхшырта. Моннан тыш, хәрби сәнгатьнең бу төре үзеңне һәм якыннарыңны яклау өчен кирәкле күнекмә һәм осталык бирә.

 


Нет комментариев