Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Авыл халкын төзекләндерү, су белән тәэмин итү мәсьәләләре борчый

    Авыл халкын төзекләндерү, су белән тәэмин итү мәсьәләләре борчый

    6 февральдә Чистай Выселкасы авылында отчет җыелышы үтте. Анда Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов катнашты.
    Иң элек яшәүчеләргә Татарстан Республикасында 2017 елда башкарылган эш турында видеоролик күрсәттеләр. Эдуард Рөстәм улы агымдагы елда башкарыласы эшләр, аерым алганда, яшәүчеләр фикере буенча, начар хәлдә булган авыл юлларын төзекләндерү турында сөйләде. Шушы җирлекне су белән тәэмин итүгә, капиталь ремонт кирәк булган мәктәп түбәсен яңартуга кагылышлы мәсьәләләр контрольгә алынды.
    -2019 елда балалар бакчасына ремонт ясалачак, - дип билгеләп үтте Эдуард Рөстәм улы.
    Җыелыш азагында башкарма комитет җитәкчесе авылда яшәүчеләргә үз балалары, оныклары белән кышкы чорда уеннарның куркыныч булуы турында сөйләшү үтенече белән мөрәҗәгать итте.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: чистай
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: