Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Ау этләре йорт хайваннарына, песиләргә ташлана

    Безнең газета редакциясенә пошаманга төшкән хатын-кыз шалтыратты. Сәгать заводы микрорайонында яшәүче ханым урам буйлап ике ау этенең йөрүеннән һәм йорт хайваннарына ташлануларыннан зарланды.

    -Узган атнада мин үз йортымның ишегалдына чыктым һәм шаккаттым. Анда ике зур ау эте чабып йөри. Мине күргәч, алар качтылар. Ә мин шундый күренешкә тап булдым: агач сарай ишеге төбендә өзгәләп ташланган песи ята, тирә-як кан белән тулган, ишек сараеннан купкан агач кисәкләре аунап ята. Һәм бу беренче очрак кына түгел. Минем берничә песиемне шушы этләр узган ел да талап үтергәннәр иде, - дип елый-елый сөйләде хатын-кыз.
    Аның сүзләренә караганда, этләр көпә-көндез урам буйлап йөриләр. Берничә тапкыр аларны 16нчы мәктәп тирәсендә дә күргәннәр. Хатын-кыз этләрнең канга баткан песи гәүдәсен мәктәп укучыларының күз каршында сөйрәп барган очракны да сөйләде.
    - Бу бит коточкыч, балалар психологиясенә нинди зур зыян! Ә этләр кешеләргә ташлана башласалар?! Тиешле чаралар күрергә, шушы этләрнең хуҗасын җәзага тартырга буладыр бит?! Үз этләрен бәйдә тотарга яисә борынчыкта йөртергә мәҗбүр итсеннәр! Мин безнең участковыебызга ике тапкыр мөрәҗәгать иттем. Ул минем йортыма килергә вәгъдә итте. Шул сөйләшүдән соң ике атна вакыт үтте, ә ул һаман юк. Администрациягә дә шалтыраттым, ә анда «эт хуҗаларын эзләү белән шөгыльләнмибез» дип җавап кайтардылар, -дип билгеләп үтте хатын-кыз.
    Аның сүзләренә якын тирәдә­ге йортларда яшәүчеләр дә кушыла. Шушы этләрнең хуҗасы кем булуын да чамалыйлар. Тиешле чаралар күрәсе генә кала.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: чистай
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: