Мин үзем дә имтихан тапшырырга, биремнәрнең ни дәрәҗәдә катлаулы булуларын ачыкларга, рус теле һәм әдәбияты буенча белемнәремне тикшереп карарга булдым. Конвертларны ачкач, педагоглар имтихан бланклары һәм КИМнар тапшырдылар (автордан: биремнәр белән кәгазь битләре шулай дип атала).
Имтиханга 30 минут вакыт бирделәр. Бу вакыт эчендә катнашучыларга 7 теоретик бирем башкарырга һәм инша язарга кирәк иде. Дөресен әйтим, мин башта бик нык дулкынландым, бу бланкларны тутыру тәртибе белән бәйле иде. Биремнәргә килгәндә исә алар бик катлаулы булмады. Нәтиҗәдә, мин бер генә сорауга дөрес җавап бирмәгәнмен. Гомумән алганда, имтиханны барлык ата-аналар да тапшыра алдылар.
- БДИда катнашырга миңа кызымның укытучысы тәкъдим итте, мин ризалаштым. Кызым бирәчәк имтиханны үземнең биреп карыйсым килде. Башта куркытты. Аннары тынычландым, фикерләремне тупладым, - дип сөйли 11нче сыйныф укучысының әтисе Олег Юдин. Ул Чистайда ата-аналар өчен БДИ да катнашкан бердәнбер әти.
- Мин бу акциядә бик теләп катнаштым. Мондый имтиханны барлык ата-аналарга биреп карарга тәкъдим итәр идем. Минем карашымча,имтиханны уңышлы бирү өчен төп фәннәрне белүдән тыш игътибарлылык та кирәк. Ашыксаң, хаталардан качып булмый, - дип сөйли Альбина Панина, 5нче сыйныф укучысының әнисе.
Шундый ук имтиханны өлкәннәр кыскартылган программа белән дә тапшырдылар. Рус теле буенча БДИга кертелә торган катлаулы биремнәрне ата-аналар өчен имтиханга кертмәделәр.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев