91 яшьлек Клавдия Ивановна Володинаның бар тормышы хезмәттә үткән
Балалар, Бөек Ватан сугышы үсмерләре — безнең якташларыбыз… Безнең буын бүген безнең янәшәбездә булганнар турында документаль белешмәлекләр, шәхси истәлекләр белән танышмы соң?! Чистай ветераннар Советы активистлары (пенсионерлары) үзенчәлекле буын вәкилләре –Бөек Җиңүгә тылда хатын-кызлар, балалар, инвалидлар белән бергәләп өлеш кертүче буын вәкилләре белән очрашып, күпмедер дәрәҗәдә шул бушлыкны тутырырга уйладылар.