Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйга

Чистайның 10 нчы мәктәбе ярты гасырлык юбилеен билгеләп үтте!

Тере музыка, балаларның иҗади эшләре күргәзмәсе, хуҗаларның елмаюлы йөзләре - 10нчы мәктәптә юбилей көнендә кунакларны шулай каршы алдылар.

Әлеге уку йортына 50 ел тулды. Ярты гасыр дәвамында биредә мөмкинлекләре чикләнгән балаларны укыталар. Юбилейга ветераннар, педагоглар, күп кунаклар килде. Мәктәпне менә 22ел буе Илһамия Сабирҗанова җитәкли.

– Безнең мәктәптә эшләргә җиңел димәс идем, биредә һәр укучыга аерым якын килү, сабырлык, түземлек кирәк. Балаларны ихластан яратучы, алар өчен бар йөрәге белән борчылучы кешеләр генә биредә эшли ала. Безнең мәктәптәге һәр укытучыга әнә шундый сыйфатлар хас булуы сөендерә. Аларның һәрберсе мәрхәмәтлеле, җаны-тәне белән балалар өчен тырыша, – дип билгеләп үтте Илһамия Мансур кызы.

Әлеге мәктәптә укучылар беренче тапкыр парта артына 1969 елда утыра. Ул вакытта мәктәп Галактионов урамында беркатлы агач бинада урнашкан була. Анда беренче тегү, столяр, слесарь остаханәләре барлыкка килә. Мәктәп коллективы директорлары Аркадий Елисеев белән аерым балаларны укыту буенча эшләнмәләр башкаралар.

1972 елда мәктәпне Владимир Саб­лев җитәкли, ике елдан соң исә Александр Иванушков. Төп басым хезмәткә өйрәтүгә – балаларны заманча производство шартларына әзерләүгә юнәлдерелә. Ачылган көненнән алып уналты ел үткәннән соң мәктәп бүгенге бинага күчерелә.

1986 елда мәктәпне Людмила Лисина җитәкли. Ул җитәкчелек иткән 11 ел эчендә тәрбия, укыту, сәламәтләндерү эшләрендә мәктәп зур уңышларга ирешә.

1997 елда әлеге мәктәпнең директоры итеп Илһамия Сабирҗанова билгеләнә. Үзенең ярты гасыр эшләү дәверендә мәктәп меңнән артык укучы чыгарды.

– Соңгы 15 елда безнең горурлыгыбыз – укучыларыбызның күпфунк­цияле көллияткә кереп төрле һөнәрләр үзләштерүләре, – дип шатланып сөйли киң күңелле, олы йөрәкле җитәкче Илһамия Мансур кызы.

Бүгенге көндә мәктәптә 149 укучы белем ала, 29ы өйдә укый. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, укучылар мәктәп программасы буенча белем генә алып калмыйлар, тегү, штукатур-маляр, столяр-слесарь һөнәрләренә, чәчәк үстерү, бакчачылык серләренә дә өйрәнәләр. Әлеге һөнәрләрнең барысы да тормышта кирәк булачак. Алар белән 33 педагог эшли, шулар исәбендә – 29 укытучы-дефтолог. Педагоглар арасында дәүләт бүләкләренә һәм статусларына ия булучылар да бар.

Юбилей көнендә күп укытучы­ларның хезмәтләре билгеләп үтелде. Укытучылар район башлыгы урынбасары Константин Иванов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Тамара Федорова кулыннан дипломнар, Рәхмәт хатлары, күкрәк билгеләре алдылар.

Билгеле, бәйрәм чәчәкләрдән, ветераннарның җылы истәлеклә­реннән, ата-аналарның рәхмәт сүз­ләреннән, музыкаль чыгышлардан башка үтмәде.

ФОТОРЕПОРТАЖны монда карарга була

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев