Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйга

77 елдан соң солдат туган җирендә җирләнде

Дөнья йөзендә иң куркыныч, канкойгыч сугышларның берсе тәмамлануга да дистәләгән еллар үтте. Фашистлар тарафыннан җимерелгән шәһәр һәм авыллар күптән торгызылды, вакыт яу кырларында сугыш эзләрен яшерде. Әмма сугыш кайтавазы бүген дә кешеләр күңелендә яңгырый, чөнки ул һәр гаиләгә кагылды, миллионлаган кеше гомерен өзде, ә меңәрләгән кешенең язмышы турында әлегә кадәр берни дә билгеле түгел

Каргалы авылында туып-үскән Вәлиевлар гаиләсендә дә шулай була. Сугыш башлангач, өч бертуган фронтка китә, аларның иң олысы – Гали генә исән-сау әйләнеп кайта. Калган икесе хәбәрсез югалган дип исәпләнә. Туганнары сүзләренә караганда, Гали һәрвакыт ир туганнарын эзләгән, әмма барысы да юкка булган. Ничәмә-ничә еллар аларның язмышы турында берни дә билгеле булмаган. Әмма  Җиңү көне алдыннан барысы да үзгәрә. Вәлиевлар гаиләсенә туганнарының җәсәден табулары турында хәбәр килә. 

...Егерме яшьлек егет сугыш башланган вакытта армиядә хезмәт иткән. Туган авылыннан киткәндә, өйгә кайтуының шундый озак вакытка сузылачагы берәүнең дә уена килмәгәндер. 1942 елның язында оешкан 196 нчы танк бригадасы сафларында сержант Вәлиев коточкыч сугыш уты узган – Ржев янындагы каты сугышларда катнашкан. Үтерелгән солдатларның мәетләре өсте-өстенә тезелеп яткан, бөтен җир канга баткан. Шушы канкойгыч сугышның аз санлы шаһитлары раслаганча, сугыш тәмамланганчы шуның кадәр каты бәрелешләрне алар бүтән күрмәгәннәр. 1942 елның 24 июлендә бригаданы Көнбатыш фронтының 30нчы армиясе карамагына җибәрәләр. Бер атнадан соң сугышчылар Бурково торак пунктыннан 3 километр ераклыкта урнашкан 200 метр биеклекне кулга төшерү өчен сугышка керәләр. Әле яшәү ямен татып та өлгермәгән, яшь, әмма сугышның бөтен дәһшәтен үз күзләре белән күргән Әхмәт бу биеклеккә таба барган канкойгыч сугышларның беренче көннәрендә һәлак була.

Якташыбызның җәсәден һәм тиз арада туганнарын эзләп табу илебезнең төрле төбәкләреннән эзтабарларның уртак эш нәтиҗәсе булып тора. Тверь өлкәсенең Ржевск районында казу эшләре вакытында Красноярск краеның Зеленогорск шәһәреннән мәктәп эзләнү отряды солдатларның җәсәдләрен тапкан. Сакланып калган медальон берсенең исемен ачыкларга ярдәм иткән. Ульяновскидан «Набат» хәрби-патриотик үзәгенең туганнарны эзләү буенча координаторы Алена Маньшина солдатның якыннарын тиз арада таба. Солдат җәсәден туган җиренә алып кайтып  җирләргә уйлыйлар.

Красноярск шәһәреннән дә солдатны җирләргә килергә теләгәннәр, әмма ара ерак булганлыктан  өлгермәгәннәр. Эзтабарлар отряды җитәкчесе, тарих укытучысы Лидия Коршунова май ахырында солдатның шәхси әйберләрен туганнарына тапшыру өчен Татарстанга килергә планлаштыра.

196нчы танк бригадасының батырларча һәлак булган сержанты Әхмәт Вәлиевның  гаиләсе үз туганының җирләнгән урыны турында кайчан да булса беләчәкләренә өметләнмәгәннәр дә, ә белгәч чын мәгънәсендә тетрәнү кичергәннәр. Бертуганының улы Валерий Вәлиев әтисенең энесе җәсәде  табылган урынга барып, аны туган җиренә алып кайта.

– Безнең өчен бу бик дулкынландыргыч вакыйга булды. Без туганыбызның җәсәден тапкан кешеләргә бик рәхмәтлебез, – дип билгеләп үттеләр һәлак булган солдатның туганнары. – Без туганыбызны туган җирендә барлык йолаларга туры китереп җирләү өчен барысын да эшләргә тырыштык. 

Сугышчыны искә алырга һәм соңгы юлга озатырга район җитәкчелеге, «Выстрел» эзләнү отряды, хәрби комиссариат вәкилләре, якташлары, Каргалы гимназиясе укучылары һәм башкалар җыелды.

–    Җиңү салютлары яңгыраганга да 74 ел узды. Әмма данлыклы гаскәр башлыгы билгеләп үткәнчә, соңгы солдат җирләнмичә, сугыш тәмамланмаган булып санала, – ди Чистай муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Равил Мәзгутов. – Эзләнү отрядларына, шул исәптән «Выстрел» Чистай отрядына да шундый игелекле эш белән шөгыльләнүләре өчен күп-күп рәхмәт әйтәсе килә.

– Без – эзтабарлар өчен, бу шатлык­лы яңалык. Чөнки хәбәрсез югалган дип саналган якташыбызның җәсәден Чистай җиренә кайтаруның бу беренче очрагы. Ике ел элек Мамай Курганында без Красноярск халкына үзебез тапкан солдат җәсәден тапшырган идек, – дип билгеләп үтте «Выстрел» эзләнү отряды җитәкчесе Дмитрий Юдин. – Экспедицияләрдән соң ел саен шундый моңсу һәм бер үк вакытта шатлыклы хәбәрләр илебезнең төрле почмакларына тарала. 

– Без – туган җирнең үз геройларын кире кайтару кебек мөһим вакыйга шаһитлары. Бәлки, кайчан да булса бу кабатланыр. Чөнки меңләгән солдат канкойгыч яу кырларыннан әйләнеп кайтмый һәм аларның кайда җирләнүе дә билгесез. Ата-бабаларыбыз шулкадәр көчле рухлы булганнар, алар туган җиребез өчен батырларча көрәшкәннәр, дошманга илебезне басып алырга ирек бирмәгәннәр, – ди бирегә җыелганнарга мөрәҗәгать итеп, Чистай шәһәре, Чистай һәм Яңа Чишмә районнары буенча гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү буенча хәрби комиссар урынбасары Виктор Андреев.

Ватанына тугры солдатны соңгы юлга бөтен авыл белән озаттылар, барысы өчен дә бу әһәмиятле вакыйга булды. 

– Без әби-бабаларыбызны искә алу өчен зиратка еш барабыз. Хәзер безнең тагын бер туганыбыз бар, аның кабере янына килеп, без баш ия һәм тыныч күк йөзе өчен рәхмәт сүзләре әйтә алабыз. Аның турында балаларыбызга һәм оныкларыбызга, һичшиксез, сөйләячәкбез, – дип ассызыклады Флера Вәлиева. 
Солдатны әнисе каберенә янына кадерләп җирләделәр. Чәчәкләр, веноклар, күз яшьләре – барысы да булды. Тыныч йокла, Ватанны саклаучы!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев