Түбән Камада республика онкодиспансеры филиалы ачылды
Түбән Камада республика клиник онкология диспансеры филиалы эшли башлады
Беренче 23 пациент яңа бүлекчә базасында дәвалану узган инде.
Бу хакта республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Филиалда химиотерапия бүлеге, 25 һәм 20 урынлы көндезге һәм тәүлек буе эшли торган стационарлар оештырылган. Пациентларга заманча дәвалау ысулларының киң спектры тәкъдим ителә.
«Хәзер Түбән Кама районының яман шеш белән авыраучы 8 мең пациенты үз шәһәрендә заманча дәвалана алачак», – дип билгеләп үтәләр сәламәтлек саклау министрлыгында.
Чыганак: НТР 24
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев