Сәламәтлек саклау

«Түбән Кама Нефтехим»дагы вакыйгадан соң тагын бер зыян күрүче дәваханәдән чыгарылган

Түбән Кама предприятиесендә килеп чыккан фаҗигадән соң зыян күрүчеләрнең берсен дәвалау төгәлләнгән

Түбән Кама үзәк район күппрофильле дәваханәгә госпитализацияләнгән булган пациент дәваханәдән чыгарылган. Хәзерге вакытта тагын берничә пациент чыгарга әзерләнә.

Моннан тыш, реанимация бүлекләреннән гадәти палаталарга тагын өч зыян күрүче – Мәскәү медицина үзәкләре пациентлары күчерелгән. Мәскәүдә һәм Казанда гомуми палаталарга күчерелгәннәрнең гомуми саны сигез кеше тәшкил итә.

Хәзерге вакытта 24 пациент стационар ярдәм ала.

Чыганак: НТР 24

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев