Сәламәтлек саклау

Татарстанда туберкулез белән авыручылар ешрак ачыкланган районнарны атадылар

...

Роспотребнадзорның республика буенча территорияне санитар саклау бүлеге башлыгы Анна Алешина сүзләренә караганда, узган ел 654 яңа очрак ачыкланган, бу 2024 ел дәрәҗәсеннән 17%ка түбәнрәк. Ачыкланган пациентларның төп өлеше 18 яшьтән 48 яшькә кадәргеләр.

 

Тулаем алганда, төбәктә авыру күрсәткече гомумроссия күрсәткеченнән 30%ка түбәнрәк. Шул ук вакытта Татарстанның 17 районында бу дәрәҗә республикадагы уртача күрсәткечләрдән югарырак. Антилидерлар булып Менделеевск, Чирмешән, Югары Ослан, Нурлат, Яшел Үзән, Әгерҗе, Азнакай, Арча, Тәтеш, Бөгелмә, Чүпрәле, Түбән Кама, Минзәлә, Биектау, Зәй, Сарман һәм Спас районнары санала.

 

Анна Алешина районнар арасындагы аермаларны ике фактор белән аңлатты: профилактик тикшерүләр никадәр югары булса, ачыклану дәрәҗәсе шулкадәр югарырак. Моннан тыш, кайбер территорияләрдә элек ачыкланмаган очраклар күп булган, алар 2025 ел статистикасына кертелгән.

Чыганак: Казань-КП

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев