Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек саклау

Татарстан үзмәшгульләрен больничныйлар белән экспериментта катнашырга чакырдылар

Үзмәшгульләр өчен ирекле социаль иминиятләштерү буенча эксперимент 2026 елда Татарстанда старт алды. Анда катнашу өчен ай саен кертемнәр түләргә кирәк, дип хәбәр иттеләр ТР буенча Россия социаль фонды бүлеге матбугат хезмәтендә

«2026 ел башына республикада үзмәшгульләр сыйфатында 440 мең кеше теркәлгән. Аларга ирекле иминиятләштерү аша түләнә торган больничныйларны алу өчен Россия социаль фондында теркәлергә, ай саен кертемнәр түләргә кирәк, программада катнашу стажы кимендә 6 ай булырга тиеш», – дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га матбугат хезмәтендә.

 

Программада катнашу өчен Россиянең социаль фондына дәүләт хезмәтләре порталында гариза бирергә кирәк.

 

«Әни булу белән бәйле пособиеләр (декрет, бала карау буенча пособие) бу система кысаларында бирелми. Үзмәшгульләр декрет түләүләре алмыйлар. Моның өчен тагын кайдадыр хезмәт килешүе буенча эшләргә яки кертемнәр түләргә кирәк», – дип өстәделәр матбугат хезмәтендә.

 

Үзмәшгуль иминият суммасының күләмен – елына 35 мең яки 50 мең сум сайлый ала. Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме үзгәргәндә, суммага автомат рәвештә төзәтүләр кертелә. Иминият кертеменең күләме сайланган сумманың 3,84%тын тәшкил итә, бу елына 35 мең сум сайлаган очракта – аена 1 344 сум һәм 50 мең сум сайлаган очракта 1 920 сум тәшкил итә. Кертемнәр гариза биргәннән соң киләсе айдан исәпләнә башлый. Аларны ай саен яки берьюлы берничә ай өчен, ләкин 12 айдан да алдан түгел, түләргә мөмкин.

 

Больничный түләүләрен алты ай өзлексез кертемнәр түләгәннән соң алырга мөмкин. Түләү күләме иминият стажына, ялланып эшләгән чорны да кертеп, һәм кешенең системада ничә ай катнашуына бәйле:

 

8 ел һәм аннан күбрәк стаж:

• кертемнәрне 12 айдан артык түләгәндә пособие иминият суммасының 100%тын тәшкил итә;

• 6-12 ай булганда – 70%.

 

5-8 ел стаж:

• 12 айдан артык булганда – 80%;

• 6-12 ай – 70%.

 

5 елдан кимрәк стаж:

•  12 айдан артык түләгәндә – 60%;

•  6-12 ай – 70%.

 

«Мәсәлән, 8 ел стажы булган үзмәшгуль еллык суммасы 35 мең сум булган ирекле иминиятләштерүгә кушылган. Җиде ай кертемнәр түләгәннән соң ул 7 көнгә авыраган. Пособие аена 24 500 сум, ягъни 7 көндә 5 717,69 сум тәшкил иткән. Түләү больничный ябылганнан соң 10 эш көне эчендә башкарыла, әгәр үзмәшгуль алдан ук «Минем салым» мобиль кушымтасы яки «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша акча күчерүгә ризалык биргән булса, – дип аңлатты РФ Социаль фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

 

Эксперимент 2026 елның 1 гыйнварыннан 2028 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк. Катнашучылардан гаризалар 2027 елның 30 сентябренә кадәр кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев