Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Сак булыгыз: талпаннар!

Язгы җылы көннәр житү белән кешеләр урман-болыннарга чыгарга ашыгалар. Әмма табигать белән бергә талпаннар да, аларны урман бете дип тә йөртәләр, уяна. Алар бигрәк тә апрель ахырында, май, июнь айларында актив булалар. Талпан үзәк нерв системасын зарарлаучы йогышлы авыру – талпан энцефалиты китереп чыгара. Шуңа күрә табигать кочагына ял итәргә чыкканда саклану чаралары турында онытырга ярамый.

Талпаннар азрак булырга мөмкин булган урыннарны сайлагыз. Кояш нык яктырта торган каен урманнарында аларның саны азрак, ә нарат урманнарында алар бөтенләй диярлек очрамый. Талпаннар катнаш яфраклы куе куаклыклы урманнарны үз итәләр. Гадәттә, талпан сукмак янында качып утыра һәм үзенең корбанын көтә. Урман бете кеше исен ун метрдан сизеп ала. Талпан киемгә ябышып, шуыша-шуыша, кадалу өчен иң уңайлы, йомшак урын (култык асты, чәч арасы, колак арты) эзли. Кан белән тукланып, үзе йөрткән инфекцияне кешегә күчерә. Кадалуны кеше сизми, чөнки бөҗәк авыртуны баса торган матдә бүлеп чыгара. 

Киемегез талпан үтеп керерлек булмасын. Урманга кергәндә якаларны яхшылап төймәләргә, аксылрак кием кияргә, күлмәкне – чалбарга, чалбарны резин итек эченә тыгып куярга кирәк. Муенны саклау өчен капюшон, башлык яки яулык файдалану яхшы. Киемнәрне салмыйча гына ике сәгать саен үз-үзегезне һәм бер-берегезне тикшерегез. Аеруча култык асларына, колак яфракларына һәм артына, тәннең җыерчыклы урыннарына җентекле игътибар сорала. Урманнан кайткач, тәнне генә түгел, киемнәрне, аннан алып кайткан әйберләрне дә җентекләп тикшереп чыгу сорала.

Талпан кадалган очракта, медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итү зарур. Әгәр кыска вакыт эчендә мондый мөмкинлек юк икән, талпанны кичекмәстән үзегезгә алырга туры киләчәк. Моның өчен ул кадалган урынга күп итеп май сөртергә кирәк була. Шулай эшләгәндә, бөҗәкнең  сулыш алу тишекләре томалана. Тәнгә бик нык береккән борынчыгын өзеп калдырмас өчен аны бик сак алырга кирәк. Талпанны пинцет яисә чиста марля чорналган бармаклар белән авыз тирәсеннән эләктерергә һәм тешләгән урыннан перпендикуляр тотып, гәүдәсен үзәге тирәсендә боргаларга, тиредән араларга кирәк. Башы өзелеп калган очракта, шырпы алган кебек спиртка манылган яки утта тотылган энә белән алыгыз. Тешләгән урынны спирт яисә йод белән дезинфекцияләргә, кулларны сабынлап юарга кирәк. 

Талпанны үзегез тартып алсагыз да, табибка мөрәҗәгать итәргә онытмагыз. Алынган талпанны кечкенә тишеге булган банкага салып тикшерү өчен яшәү урыны буенча поликлиникага, лабораториягә илтергә кирәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев