Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек саклау

Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе: талпан энцефалитыннан прививка ясатыр вакыт җитте

Татарстанлыларга талпан энцефалитыннан февральдә үк прививка ясый башларга кирәк. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде

«Талпан инфекцияләре сезоны башланырга озак калмады. Хәзер талпан энцефалитына каршы вакцина алу мөһим. Вакцинация берничә прививкадан тора һәм март ахырына-апрель башына саклану өчен бу хакта бүген кайгыртырга кирәк», – дип билгеләп үтте спикер.

 

Любовь Авдонина сүзләренә караганда, иммунитет эшләп чыгару өчен ике айга якын вакыт кирәк. Прививкалар куркыныч янаган төркемнәр – эндемик территорияләргә йөрүчеләр өчен бушлай ясала.

 

Талпан энцефалиты талпан тешләгәндә йога торган иң куркыныч инфекцияләрнең берсе булып кала. Вирустан бердәнбер нәтиҗәле саклану – вакцинация.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев