...
Казанда 75 яшьлек пациент нейрохирургка баш артында үсеп баручы шешкә зарланып мөрәҗәгать иткән. Башта ул зур булмаган, әмма вакыт узу белән бик тиз үсә башлаган.
Операцияне үткәрү өчен Республика клиник дәваханәсенең 1нче бүлекчәсе нейрохирурглары 3D-принтер ярдәмендә баш сөяге өлешенең төгәл моделен ясаганнар. Бу аларга кирәкле зурлыктагы һәм формадагы титан пластинаны алдан әзерләргә мөмкинлек биргән. Операция сәгать ярым чамасы дәвам иткән, аның барышында хирурглар 8х9х6 сантиметр зурлыктагы шешне алганнар. Операция уңышлы үткән.
Чыганак: Казань КП
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев