Репродуктив сәламәтлек йөклелеккә кадәр үк башлана: Чистай үзәк район дәваханәсе табибы киңәшләре
Йөклелекне планлаштыру – җаваплы адым. Ул туачак сабыйга игътибар гына түгел, булачак әти-әниләр сәламәтлеге торышына да игътибар таләп итә
Репродуктив сәламәтлек диспансеризациясен авырга калганчы ук үтүнең ни дәрәҗәдә кирәклеге хакында Чистай үзәк дәваханәсенең хатын-кызлар консультациясе мөдире, табиб акушер-гинеколог Гөлнара Таһир кызы Карлышева сөйләде.
Йөклелекне планлаштыруга хәтле диспансеризацияне ни өчен үтәргә кирәк?
«Бу йөклелеккә хәтле үк авыруларны һәм куркыныч факторларны ачыклау мөмкинлеге. Без проблеманы никадәр алдан белсәк, шуның кадәр аны үз вакытында дәвалау һәм булачак бала өчен куркынычны киметү мөмкин булачак».
–Үсештә тумыштан килгән җитешсезлекләр куркынычын киметү мөмкинме?
«Әйе. Фолий кислотасын (фолиевая кислота) куллану яралгыда нерв көпшәсе кимчелекләре куркынычын киметергә ярдәм итә. Әгәр дә гаиләдә нәселдәнлек авырулары һәм булачак әти-әниләрнең яше 35тән арткан икән, медик-генетик консультация аеруча кирәк. Шулай ук үз вакытында хроник авыруларны ачыклау һәм төзәтмәләр кертү мөһим.»
–Ни өчен инфекциягә тикшерү үткәрү кирәк?
«Кайбер инфекцияләр өлкәннәрдә билгеләрсез үтәргә мөмкин, ә менә йөкле вакытта яралгы өчен җитди нәтиҗәләргә: ишетү һәм күрү сәләте начараюга, тумыштан җитешсезлекләрнең үсешенә, баланың төшүенә китерергә мөмкин. Аларны ачыклау һәм дәвалау әлеге куркынычсызлыкларны шактый киметәләр».
–Хроник авырулар йөклелеккә ничек тәэсир итәләр?
«Анемия, калкансыман биз авырулары, шикәр диабеты, югары кан басымы турыдан-туры йөклелек чорында һәм бала үсешендә чагылыш таба. Мәсәлән, элекке хәленә кайтмаган шикәр диабетында тумыштан җитешсезлекләр куркынычы 4-5 тапкырга арта. Анемия яралгыны хроник гипоксиягә һәм яралгының үсеше тоткарлануга китерергә мөмкин. Шуңа күрә авырга калганчы үк әлеге авыруларны бетерүгә ирешергә кирәк».
–Ир-атларга шулай ук тикшеренү кирәкме?
«Берсүзсез. Булачак әти-әниләрнең репродуктив сәламәтлеге шулай ук бик мөһим. Андролог консультациясе һәм кирәкле тикшеренүләр бала табу сәләтенә тәэсир итүче, күбесе дәвалауга уңышлы бирешүче факторларны ачыклауга ярдәм итә».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев