Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Озак еллар актив яшәү серләре

Лаеклы ялга чыккач, ял итәргә һәм калорияләр исәпләп, үзеңне җәфаламыйча, яраткан ризыкларыңны рәхәтләнеп ашарга мөмкин кебек тоела.

Әмма өлкән яшьтәге кешеләргә белергә кирәк булган билгеле бер нәрсәләр бар икән.

Бу хакта Роспотребнад зорның ТР буенча идарәсе территориаль бүлегенең баш белгеч-эксперты Эльмира Гобәева сөйли.

– Без барыбыз да дөрес туклануның төп принциплары: кыздырылган һәм камыр ризыкларын азрак ашарга, «тиз» углеводларны куллануны киметергә һәм тәүлеклек аксым нормасын кулланырга кирәклеге турында беләбез. Әмма 60 яшьтән өлкәнрәкләр башка аспектларга да игътибар итәргә тиеш, – дип билгеләп үтә Эльмира Марс кызы.

Тоз белән сак булыгыз!

– Тоз куллануны чикләргә кирәк. Кызганычка каршы, олы яшьтә еш кына тозлы һәм ачы тәмнәргә сизгерлек югала, шуңа күрә кешеләр ризыкка күп тоз салып ашый башлыйлар. Аның артык булуы шешенүгә һәм гипертониягә генә түгел, инсульт һәм бөерләргә йөкләнеш арту кебек башка җитди нәтиҗәләргә дә китерергә мөмкин. Салатлар ясаганда тәмлеткечләр, үләннәр һәм файдалы, мәсәлән, зәйтүн һәм җитен майлары кулланыгыз.

Дөрес иртәнге аш һәм өстәмәләр

– Яшь арту белән кешеләрдә ашкайнату акрыная, ә бу төкерек һәм ашказаны согы азрак эшләп чыгаруга китерә. Нәтиҗәдә, организм билгеле бер витаминнар (әйтик, В төркеме витаминнары, шул исәптән фолий кислотасы) алып бетермәскә мөмкин. Өстәмә рәвештә азык өстәмәләрен кабул итү уңаеннан табиб белән киңәшләшергә, шулай ук яшелчәләр һәм кыяклылар бай булган клетчаткалар санын арттырырга кирәк. Җәй көне яшел тәмләткечләрне түтәлләрдән үк өзеп алып күбрәк куллану мөмкинлеге барлыкка килә.

Иртән иң яхшысы солы боткасы ашау, чөнки геркулеста клетчатка, катлаулы углеводлар күп һәм бәясе дә кыйммәт түгел. Сүз уңаенда, сәламәтлек өчен геркулесның кыйммәт булмаганы файдалырак булачак, чөнки, мөгаен, ул азрак эшкәртүгә дучар ителгән һәм файдалы үзлекләрен саклап калган.

Даруларның азык белән ярашуы

– Дару препаратларын кабул итү шулай ук тәм рецепторларына һәм аппетитка да йогынты ясарга мөмкин. Әгәр гадәти ризык кинәт төче булып тоелса яки аппетит югалса (киресенчә, гадәттәгедән күбрәк ашый башласагыз), бу табиб сайлаган медикаментларның ни дәрәҗәдә сезгә туры килүен тикшерү өчен сәбәп. Шулай ук даруларның бер-берсе белән ни дәрәҗәдә тәңгәл килүе дә мөһим.

Нинди ризык күбрәк туры килә

– Олыгайган саен азыкны чәйнәү авырая. Әгәр проблема тешләр белән бәйле булса – бер хәл, аны бетерергә стоматолог ярдәм итәчәк. Әмма ашаган вакытта өлкән яшьтәге кеше ютәлли башласа, аның сулышы авырая икән, измә, пешерелгән яшелчәләргә, уылган яки консервланган җиләк-җимешкә өстенлек бирергә кирәк. Консервланган яки пешерелгән шәфталу бик яхшы десерт була ала, бигрәк тә бал кушып, өстенә дарчин сибеп ашасаң.

Күбрәк су эчәргә кирәк

– Яшь барган саен организмның сусау хисе кими. Ә бит җитәрлек күләмдә сыек лык эчәргә кирәк, шул исәптән ашкайнату проблемаларын булдырмау өчен дә. Әлбәттә, иң яхшысы – чиста су, әмма сөт, шулпа, сок һәм башка сыеклыклар да ярый.

Аксым турында онытмагыз

– Галимнәрдә өлкән кеше организмына зур күләмдә аксым куллануның ничек тәэсир итүе турында фикерләр төрле, әмма аны гәүдә массасының бер килограммына 0,8 граммнан да ким булмаган күләмдә (хатын-кызлар өчен минималь доза – 45 грамм һәм ир-ат өчен – 60 грамм) кулланырга кирәк, диләр. Бу мускулларны һәм сөякләрне нормада тотарга ярдәм итә, шулай ук, кайбер тикшеренүләрдән күренгәнчә, паралич ихтималын киметә.

Аксым, нигездә, терлек продуктларында булганлыктан, аларның майлылыгына игътибар итегез. Ит-майсыз (күркә, тавык ите, балык), ә сөт продуктлары кулай майлылыкта булырга тиеш (кальций шулай яхшырак үзләштерелә).

Кальций турында исегезгә төшерәбез

– Кальцийны тиешле нормада куллану – сөякләрнең сынучанлыгын киметү өчен менә дигән ысул. Аны табиб язып биргән азык-төлеккә өстәмәләр буларак кабул итәргә була, әмма шулай ук сөт продуктлары (каты сыр, кефир, эремчек, сөт) турында да онытырга ярамый.

Шуны истә тотарга кирәк, кайбер өлкән кешеләр лактозаны (сөт аксымын) начар үзләштерәләр, шуңа күрә сөт продуктларын кабул итү авыр тойгылар тудыра икән, аларны алыштырырга яки алардан бөтенләй баш тартырга кирәк.

Өстәл артында атмосфера мөһим

– Өлкәннәр өчен аерым кайгырту, игътибар һәм өстәл артында аралашу зур әһәмияткә ия. Хәтта табынны матур итеп әзерләү дә кәефне күтәрә ала. Болар барысы да уңай психологик атмосфера тудыра.

Балык мае ярдәм итәчәк

– Ул ревматоидлы артрит вакытында авыртуны җиңәргә кирәк булганда ярдәмгә килә. Майлы балыктагы «Омега-3» ялкынсынуны киметергә сәләтле. Тунец, сардина, скумбрия, форель, семга... Сайлау мөмкинлеге зур! Балыкны атнага ике тапкыр парда пешкән килеш куллану яхшырак, бу очракта барлык файдалы элементлар яхшырак саклана.

Калорияне тикшереп торыгыз

– Яшь барган саен тормыш эшчәнлеген саклап калу өчен кирәкле калорияләр саны кими бара. Буыннарга һәм йөрәк-кан тамырлары системасына тискәре йогынты ясый торган авырлыкны тиз җыймас өчен, көненә биш тапкыр азрак порцияләр белән тукланырга, шулай ук кирәкле калориянең индивидуаль нормасын исәпләргә кирәк.

Иң мөһиме – үз организмыгызны тыңлагыз һәм артык күп ашамагыз, әмма төрле ризыклар белән тукланырга тырышыгыз. Атнага бер тапкыр бер кисәк торт ашасагыз, берни дә булмаячак, чаманы гына белергә кирәк!

Начар гадәтләр турында сөйләшеп алыйк

– Тәмәке тартудан баш тартырга кирәк, чөнки ул матдәләр алмашу процессын акрынайта, нәтиҗәдә организмның барлык системаларында авырулар барлыкка килү куркынычы туа. Хәер, спиртлы эчемлекләр кулланганда да чаманы белергә кирәк. Шуны истә тоту зарур, хәтта сыйфатлы алкоголь продукциясе белән артык мавыгу да сәламәтлек, бигрәк тә өлкәннәр өчен куркыныч.

Кыскасы, сәламәт булырга һәм озак яшәргә теләсәгез, актив булып калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев