Казанда Космонавтика көненә донор акциясе узачак
Анда катнашырга теләүчеләрне 8, 9 һәм 10 апрельдә Республика кан үзәгендә көтәләр
Казанда 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Космонавтика көненә багышланган донор акциясе узачак. Катнашуга балигъ булган студентларны чакыралар. Аларны Республика кан үзәгендә кабул итәчәкләр. Кан тапшыру кешенең сәламәтлегенә зыян китермәсә, анда 18 яшьтән өлкәнрәк, 50 килограммнан артык авырлыктагы студентлар катнаша ала.
Кан тапшырыр алдыннан катнашучыларга таләпләр һәм күрсәтмәләр белән танышырга кирәк. Үзең белән паспорт һәм СНИЛС алырга кирәк.
Катнашу өчен алдан теркәлү таләп ителә. Донорларны Җиңү проспекты, 85 адресы буенча көтәләр.
Акцияне Татарстан Республикасы Студентлар лигасы Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә профильле бергәлекләр ярдәмендә оештыра.
Чыганак: Татарстан 24
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев