Сәламәтлек саклау

Инсульт белән авыручылар арасында яшьләр күбәйгән

Инсульт яшәрә, өстәвенә, яшьләрдә ул авыррак уза

Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР клиник дәваханәнең баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуы белән авыручылар өчен неврология бүлеге мөдире Артур Корбанов сөйләде.

 

Аның практикасында иң яшь пациент инсульт белән 18 яшендә очрашкан. Бүгенге көндә мондый проблема белән дәваханәләргә эшкә сәләтле –  35-50 яшьтәге кешеләр эләгә.

 

«Яшь кешенең баш миенең функциональ резервы бар, торгызу потенциалы югарырак. Әмма нәкъ менә кискен чор, беренче көннәр һәм атналар, пациентларда авыррак уза. Бу стационар шартларында куркынычларның күп булуы һәм үлемнең югары булуы белән аңлатыла. Яшь инсульт типик түгел. Ул гадәти булмаган рәвештә уза ала һәм еш кына ниндидер төп башка авыру белән бәйле», - дип аңлатты Артур Корбанов.

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев