Яр Чаллыда табиблар робот ярдәмендә йөрәк туктаганнан соң пациентны тормышка кайтарганнар
Яр Чаллыда ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе табиблары йөрәге туктаган 62 яшьлек Менделеевск кешесен тормышка кайтара алганнар
Клиниканың матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, ир-атны клиник үлем хәлендә китергәннәр, сәбәбе - коронар артерия тыгылган һәм миокард инфаркты булган.
Реанимация 65 минут дәвам иткән. Табиблар күкрәк читлегенең өзлексез компрессияләрен башкаручы Lucas 3 робот-реаниматологын кулланган. Реанимацияне вакытында башлау һәм тотрыклы компрессияләр нәтиҗәсендә баш мие гипоксиясен булдырмый кала алганнар.
Йөрәк эшчәнлеген торгызганнан соң пациентны үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына һәм йөрәк эшен вакытлыча алмаштырган ЭКМО системасына тоташтырганнар. Аннары рентген хирурглар тыгылган артерияләрне стентировкалаганнар.
Реанимациядә ир-ат 300 сәгать уздырган, шуларның җиде көне – ЭКМОда. Йөрәк, баш мие һәм башка тормыш өчен мөһим органнар функцияләрен торгызу өчен нәкъ менә шулкадәр вакыт кирәк булган. Хәле тотрыкланганнан соң ир-атны кардиология бүлегенә күчергәннәр. 3 гыйнварда пациентны өенә чыгарганнар, анда ул тернәкләнүен дәвам итә.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев