Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Гриппка каршы прививка: ясатыргамы, юкмы?

Хәзерге вакытта халыкны гриппка каршы вакцинацияләү кампаниясе актив уза.

Прививка ясатыргамы, юкмы дигән сорау җәмгыятьне ике төркемгә: прививка яклыларга һәм аңа каршы булучыларга бүлде. Шул ук вакытта прививка ясатыргамы, юкмы дип аптырашта калучылар да бар. Фәнни нигезләнгән һәм ялган мәгълүмат агымы шартларында вакциналар турында ышанычлы мәгълүматны кайдан табарга? Бу хакта без Рос­потребнадзор идарәсенең Чистай, Спас, Алексеевск, Яңа Чишмә районнарындагы территориаль бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Владимир Ковязин белән сөйләшәбез. 

– Гриппка каршы вакцинация үткәрүнең максатлары нинди?

– Халыкны массакүләм һәм конт­рольсез инфекция таралудан, грипп эпидемиясеннән саклау. Шуны аңларга кирәк: халыкны вакциналаштырып, табиблар өзлегүләрдән үлү куркынычы янаганнарның гомерен саклап кала. Шундый төркемгә иммунитеты формалашу процессында булган кечкенә балалар, өлкән кешеләр, хроник авырулардан җәфа чигүчеләр, йогышлы авыруларга каршы тора алмаучы кешеләр керә.

Күпчелек кешеләр прививка ясатсалар, теге яки бу сәбәпләр аркасында вакцина алмаганнарның авыру йоктыру ихтималы бик аз. Нәкъ менә шуның өчен коллектив иммунитет булдырыла. Грипп вирусының тиз таралуын һәркайсыбыз белә. Халыкны вакциналаштыру вируска каршы тора. 

– Гриппка каршы вакцина составына нәрсә керә?

 – Вакцина, эпидемиологлар фаразлары буенча, алдагы сезонда аеруча киң таралачак грипп вирусларыннан саклый. Гадәти «өч валентлы» вакциналар өч грипп вирусыннан: A (H1N1), A (H3N2) һәм В саклау өчен каралган. Шулай ук дүрт грипп вирусыннан сак­лау өчен билгеләнгән вакциналар да бар, аларны «дүрт валентлы» дип атыйлар. Алар «өч валентлы» вакцина кебек үк вируслардан саклыйлар һәм составларында өстәмә В вирусы да бар.

– Ни өчен прививканы ел саен ясарга кирәк?

– Бу грипп вирусларының даими үзгәрүе белән аңлатыла. Шуңа бәйле рәвештә, грипп вируслары үзгәрүдән калышмас өчен, вакциналарның сос­тавы, кирәк булган саен, яңартыла. Әйтик, өч ел элек сез прививка ясаттыгыз ди, ә узган ел грипп белән каты авырып киттегез. Бу очрак ел саен гриппка каршы вакцинация үткәрү кирәклеген тагын бер кат раслый. Бу очракта өч ел элек ясаткан вакцина организм өчен бернинди саклану чарасы була алмый. Беренчедән, вирусларның штаммы үзгәрә. Икенчедән, организмның вакцинациягә иммун җавабы вакыт узу белән көчсезләнә. 

– Вакцинадан грипп белән авырап буламы?

– Вакцинадан грипп белән авырап булмый, шуңа да карамастан, вакцинация үткәннән соң кайбер кешеләр үзләрен начар хис итәләр. Мондый реакция сирәк очрый, ул нормаль санала. Хәлсезлек, мускулларның сызлавы, кыска вакытка тән температурасының 37 градуска кадәр күтәрелүе, инъекция урынында авырту борчырга мөмкин. Бу организмның кертелгән вируска каршы көрәшкә керүе һәм хәзерге вакытта антитәнчекләр эшләп чыгаруы турында хәбәр итәргә мөмкин. Шул рәвешле иммун системасы организмны грипп вирусларыннан саклауга әзерли.

Хәтта вакцина кертелгәннән соң үзләрен яхшы хис итүчеләр арасында булсагыз да – бу сезнең иммун сис­темагыз гриппка каршы реакциягә керми яки вакцина эшләми дигән сүз түгел.

– Прививка ясатсам, димәк, грипп белән авырамаячакмын?

– Прививка ясатсагыз, хәтта авырап китсәгез дә, авыруны җиңел формада һәм өзлегүләрсез кичерерсез. Кешене грипптан 100 процентка саклау – бу икенче мәсьәлә. Теләсә кайсы очракта да вакцина эшли, ул куркынычсыз. Грипптан саклану мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев