Февраль башыннан 12 мең татарстанлы грипп һәм кискен респиратор вирус инфекциясе белән авырган
Татарстанда кискен респиратор вирус инфекциясе һәм грипп сезоны дәвам итә. Февральнең беренче атнасында 12 146 кеше авырган. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә
Ведомствода авыруларны кисәтү чаралары турында искә төшерделәр. Респиратор вирус инфекцияләре белән авырмас өчен:
*кулларны даими рәвештә сабын белән юарга яки аларны антисептик белән эшкәртергә, бигрәк тә җәмәгать урыннарыннан соң;
*йөткергәндә һәм төчкергәндә бер тапкыр кулланыла торган кәгазь салфеткалар кулланырга;
*битлекләрне кеше күп булган урыннарда киеп йөрергә, аларны һәр ике-өч сәгать саен алыштырырга;
*бүлмәләрне көнгә берничә тапкыр җилләтергә;
*дезинфекция белән дымлы җыештыру үткәрергә;
*бүлмәләрдә кулай температураны сакларга (+18°с +22°С ка кадәр);
*өшүдән сакланырга һәм һава торышына карап киенергә;
*авыру билгеләре барлыкка килгәндә өйдә калырга һәм табиб чакыртырга.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев