Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек саклау

Дачаларда тычкан бизгәгеннән ничек сакланырга?

Дача сезонын ачканда авырамас өчен нәрсә эшләргә кирәклеге хакында Роспотребнадзорның Татарстан буенча Идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде

Белгеч әлеге вирусның тузан, тычкан һәм күсе калдыклары белән пычранган азык-төлек һәм предметлар аша күчүен ассызыклады. Куркынычлылыкны киметү өчен берничә гади һәм бик кирәкле булган кагыйдәләрне үтәргә кирәк.

 

Ведомствоның төп тәкъдимнәре:

  1. Азык-төлекне бары тик яхшы итеп капланган, ябылган хәлдә генә саклагыз. Әгәр дә дачада азык-төлек янында кимерүчеләрнең эзләрен күрәсез икән, әлеге азык-төлекне кызганып тормыйча, юк итегез. Башка алып килгән азыкларыгызны тычканнар керә алмаслык итеп ныгытып ябарга кирәк.

2. Химик саклагычлар белән җыештыру. Шәһәр янындагы участогыгызга килү белән составында хлор булган һәм дезинфекцияләүче чаралар кулланып җыештырыгыз. Җыештырганда респираторлар, перчаткалар һәм тыгыз киемнәр кию мәҗбүри. Ашар алдыннан бу киемнәрне һишиксез салырга кирәк.

3. Шулай ук генераль чистарту үткәрү мәҗбүри. Подвалдан алып чарлакка кадәр дезинфекция үткәрү сорала. Участокның үзендә калган коры-сарыны, кипкән үләннәрне һәм узган елдан калган үләннәрне җыярга кирәк, чөнки еш кына кимерүчеләр нәкъ менә шуларга ияләшә.

4. Саф һава бик кирәк. Даими рәвештә бүлмәләрне җилләтегез. Алар вируслар белән зарарланган тузаннар концентрациясен азайтырга ярдәм итә.

«Бөер синдромлы геморрагик бизгәктән (ГЛПС) вакцина юк, шуңа күрә беренче планда грамоталы профилактика эшләре тора», – дип ассызыклады Любовь Авдонина һәм татарстанлыларны шушы кагыйдәләрне үтәргә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев