Хисап чорында стационарларга 170 кеше салынган
Узган атнада Чистай үзәк район дәваханәсенең ашыгыч медицина ярдәме бригадалары чакыруларга 390 тапкыр барганнар. Аларның һәркайсы – пациентның гомерен саклап калу, хәлен тотрыкландыру яки аны вакытында стационарга китерү омтылышы.
Хисап чорында стационарларга 170 кеше салынган. Шуларның 28е – балалар.
Бер атна эчендә биш пациент респиратор инфекцияләрдән зарланган, шуларның өчесе – балигъ булмаганнар.
Узган атнада ашыгыч ярдәм бригадалары Чистай районы авылларына 51 тапкыр чыкканнар.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев