Чистайның ашыгыч ярдәм бригадалары бер атна эчендә 439 тапкыр чакыруларга чыкканнар
Сәламәтлек саклау

Чистайның ашыгыч ярдәм бригадалары бер атна эчендә 439 тапкыр чакыруларга чыкканнар

Нәтиҗәдә, 223 кеше дәваханәгә озатылган

Узган атнада Чистай үзәк район дәваханәсенең ашыгыч медицина ярдәме бригадалары 439 тапкыр чакыруларга чыкканнар. Нәтиҗәдә, 223 кеше дәваханәгә озатылган, алар арасында 35 бала, шул исәптән бер яшькә кадәрге 8 сабый булган.

Респиратор авырулар билгеләренә зарланып, медицина ярдәме сорап 11 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 7се – балалар.

Моннан тыш, бригадаларның районнарга 32 тапкыр чыгуы теркәлгән.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев