Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек саклау

Чистайлылар Бөтенроссия акциясе кысаларында үз тонометрларын бушлай тикшертә алачаклар

Чистайлылар үз приборларын бушлай тикшереп, белгечләрдән консультация алырга мөмкиннәр

2026 елның 6 апреленнән 8 апреленә кадәр Росстандарт Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган «Сәламәт бул!» акциясен үткәрә. Бу көннәрдә илнең барлык федераль округларында, шул исәптән Татарстанда да, халык үз тонометрларын бушлай тикшертә алачак.

 

Чистайда гражданнарны кабул итү 7 апрельдә, 9 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр Галактионов ур., 88/1 адресы буенча «Чистай үзәк район дәваханәсе» поликлиникасында узачак.

 

Белгечләр приборлар ярдәмендә тонометр күрсәткечләрен тикшерәләр һәм кирәк булса, җитешсезлекләрне бетерү буенча консультацияләр бирәләр.

 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, тикшерүгә, беләзекле тонометрлардан башка, бөтен төрдәгеләрен: автомат, ярымавтомат, механик, терекөмеш алып килергә мөмкин.

 

 «Сәламәт бул!» Бөтенроссия акциясе ел саен кешеләргә басымны үлчәү приборларының төгәл булуына инанырга ярдәм итү өчен үткәрелә. Чөнки күп кенә авыруларны вакытында диагностикалау һәм дәвалауның нәтиҗәлелеге тонометр күрсәткечләренең дөреслегенә бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев