Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек саклау

Чистайда табибка бердәм колл-үзәк телефоны буенча язылырга мөмкин

Чистай үзәк район дәваханәсендә район халкына ярдәм итү өчен колл-үзәк эшли

Ноябрь башында эшли башлаган әлеге хезмәт медицина ярдәмен пациентлар өчен уңайлырак итүгә юнәлдерелгән.

 

Колл-үзәк телефоннарына шалтыратып, табибка язылу, дарулар белән тәэмин итү, ашыгыч ярдәм һәм медицина учреждениесе эшенең башка аспектлары буенча оператив рәвештә консультация алырга мөмкин.

 

Чистай үзәк район дәваханәсе баш табибы Илдар Хәнифов билгеләп үткәнчә, колл-үзәк эшенең төп максаты – пациентларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын күтәрү, көтү вакытын кыскарту һәм үзара хезмәттәшлекне гадиләштерү. Колл-үзәк даими нигездә эшли, вакытында ярдәм күрсәтә.

 

Элемтә өчен контактлар:

• Телефоннар: 8 (84342) 5-66-00 һәм 8 (84342) 5-66-01.

• Мөрәҗәгатьләрне кабул итү графигы:

дүшәмбедән җомгага кадәр 8дән 17 сәгатькә кадәр, шимбә көнне 8дән 16 сәгатькә кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев