Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренең эше бер генә минутка да тукталмый
Узган атнада Чистай үзәк район дәваханәсенең Ашыгыч медицина ярдәме бригадалары халыкка ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен 442 мәртәбә чакырулар буенча барганнар.
Медицина учреждениесе мәгълүматлары буенча, бу вакыт эчендә стационарларга 220 кеше озатылган. Бу санга 44 бала керә, шуларның икесе – бер яшькә кадәрге яшьтә.
Моннан тыш, респиратор авырулар билгеләре белән ярдәм сорап 21 кеше, шул исәптән 9 бала мөрәҗәгать иткән. Авыл җирендә яшәүчеләргә ярдәм күрсәтү өчен табиблар 45 тапкыр барганнар.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев