Чистай үзәк район дәваханәсенең ашыгыч ярдәм бригадалары бер атна эчендә 380 тапкыр чакыруларга чыккан
Сәламәтлек саклау

Чистай үзәк район дәваханәсенең ашыгыч ярдәм бригадалары бер атна эчендә 380 тапкыр чакыруларга чыккан

176 пациент дәваханәгә озатылган

Узган атнада Чистай үзәк район дәваханәсенең ашыгыч медицина ярдәме бригадалары 380 тапкыр авырулар янына барган.

176 пациент дәваханәгә озатылган. Алар арасында 26 бала, шул исәптән бер яшькә кадәрге 5 сабый бар.

Респиратор авырулар билгеләреннән 14 кеше зарланган. Кискен респиратор вирус инфекцияләре структурасында, гадәттәгечә, яшь пациентлар өлеше зур, мөрәҗәгать итүчеләрнең 8е – балалар.

Моннан тыш, бригадаларның районнарга 27 тапкыр чыгуы теркәлгән.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев