Бәйрәм алдыннан белгеч үзегезне һәм якыннарыгызны ничек сакларга кирәклеге хакында киңәшләр бирә
Роспотребнадзорның Чистай районы буенча территориаль бүлек начальнигы Флюра Хәйруллина Яңа ел көннәрендә азык-төлек белән агулану куркынычын булдырмас өчен халыкка мөһим кисәтү белән мөрәҗәгать итте
- Азык-төлекне сатып алу кагыйдәләре: маркировкасын тикшерегез
Төп кагыйдә – ярлыктагы мәгълүматны игътибар белән өйрәнегез
«Һәрбер азык-төлекккә яраклылык вакыты һәм саклану шартлары язылган. Азык-төлек сатып алганда моңа ныклы игътибар итегез», –дип ассызыклады Флюра Хәйруллина.
Тиз бозыла торган түбәндәге азык-төлеккә аерым контроль кирәк:
Казылык әйберләре
Кремлы кондитер әйберләре
Алар барысы да сатып алганда суыткычта булырга тиешләр. Мондый товарларны бүлмә температурасындагы витринадан сатып алырга ярамый.
- Әзер ризыкларны һәм салатларны саклау кагыйдәләре
Диетологлар һәм санитар табиблар бердәм фикердә: бәйрәмгә әзерләнгән ризыкларның саклану вакыты катгый рәвештә чикләнгән.
Күпкомпонентлы салатлар (аеруча майонез һәм каймак белән) бәйрәм табынында 2 сәгатьтән дә артык торырга тиеш түгел. Шуннан соң аларны кичекмәстән суыткычка алып куярга кирәк.
Алдагы көндә әлеге салат калдыкларын яңа әзерләнгән салат белән бутарга ярамый – бу бактерияләр үрчүгә китерә.
- Аеруча куркыныч ризыклар: кулинариядән әзер ризыклар
Роспотребнадзор белгече әзер ризыклар сатып алганда аеруча сак булырга чакыра.
«Әзер ризыклар – күпкомпонентлы салатлар, тавыктан әзерләнгән, ит ризыклары сатып алганда аеруча сак булырга кирәк. Саклану шартларын һәм саклану вакытын яхшылап карагыз», – дип билгеләп үтте Флюра Сәлим кызы.
Мондый продукцияләрне тикшерелгән, барлык санитар таләпләр үтәлгән урыннардан гына сатып алыгыз.
- Кухняда иминлекне саклау өчен гади кагыйдәләр
Бәйрәм күңелсезлеккә әверелмәсен өчен, төп гигиена кагыйдәләрен үтәгез:
Әзерләр һәм ашар алдыннан кулларыгызны яхшылап юыгыз.
Яшелчәләрне, җиләк-җимешне барысын да әйбәтләп юыгыз.
Чи һәм әзер ризыкларны тураганда аерым такталар һәм пычаклар кулланыгыз.
Саклануның дөрес температура режимын үтәгез.
Артык күп ашамагыз – бу организмга өстәмә авырлык тудыра.
Шушы гади генә кагыйдәләрне үтәү – сезгә һәм гаиләгезгә бәйрәмне имин, күңелле үткәрүнең нигезе булып тора.
Г. Хәйруллина фотосы
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев