Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Сәламәтлек саклау

Чистай районының Чуваш Ялтаны авылында фельдшер-акушерлык пунктында капиталь ремонт төгәлләнде

Капиталь ремонттан соң ФАП ачылды

Чистай районының Чуваш Ялтаны авылында фельдшер- акушерлык пунктында капиталь ремонт төгәлләнде. Биредә эшләр «Озын һәм актив тормыш» милли проекты сәламәтлек саклау беренчел звеносының моденизацияләү программасы кысаларында үткәрелде.

Бинада тулысы белән инженерлык коммуникацияләре яңартылды, диварлар, түшәмнәр һәм идәннәр ремонтланды. Шулай ук яңа тәрәзәләр һәм ишекләр куелды, җылыту һәм су белән тәэмин итү системасы модернизацияләнде. Берөзлексез кайнар су белән тәэмин итү өчен бойлер ремонтланды. Моңардан тыш, заманча медицина жиһазлары сатып алынды, ә бинаның керү төркеме бердәм архитектура кыяфәтенә китерелде.

Яңартылган ФАПка җирле медиклар һәм пациентлар да югары бәя бирделәр. Әлеге пунктта эшләүче, 26 еллык стажы булган Альбина Хәсәншина үзенең тәэсирләре белән уртаклашты:

Мондый шартларда эшләү җайлы һәм күңелле. Бинада якты, чиста һәм уңайлы, – дип билгеләп үтте ул.

Авыл халкы шулай ук үзгәрешләрне уңай бәяләде. Алар әйтүенчә, яңартылган ФАП бик җайлы һәм заманча, беренчел медицина ярдәме алу да күпкә уңайлырак.

Бүгенге көндә Чуваш Ялтаны авылында 270ләп кеше яши һәм аларның һәрбересе өчен сыйфатлы медицина ярдәме алу мөмкинлеге туды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев