Чистай районында талпаннар уянган: беренче кадалу очрагы теркәлгән
Йорт хайванын урамда йөрткәндә талпан кадалуның 1 очрагы теркәлгән
Чистай районында кискен респиратор вируслы инфекцияләр белән авыручылар саны кими бара. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең җирле бүлеге мәгълүматларына караганда, 30 марттан 5 апрельгә кадәр кискен респиратор вируслы инфекцияләрнең 50 очрагы теркәлгән.
Бу моннан алдагы атнада караганда 39 процентка кимрәк, ул вакытта 82 кеше авыраган булган. Ләкин табиблар уяулыкны саклыйлар: яңа авыручылар арасында 58 процентны балалар тәшкил итә.
Ул арада район территориясендә талпаннар активлыгы сезоны башлана. Беренче хәвефле сигнал килгән инде: узган атнада талпан кадалунын бер очрагы теркәлгән. Вакыйга йорт хайванын урамда йөрткәндә килеп чыккан.
Роспотребнадзор белгечләре халыкка табигатьтә йөргәндә саклык чараларын үтәргә, репеллентлар кулланырга һәм урамнан кергәннән соң даими рәвештә үзеңне һәм йорт хайваннарын тикшерергә кирәклеген искәртә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев