Чистай районында гриппның бер очрагы теркәлгән
Сәламәтлек саклау

Чистай районында гриппның бер очрагы теркәлгән

Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең Чистай бүлеге белгечләре хәбәр итә

19 октябрьдән 25енә кадәр Чистай районында кискен респиратор вирус инфекцияләрнең 40 очрагы ачыкланган. Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Чистай бүлеге хәбәр иткәнчә, бу бер атна элегрәк булганга караганда 14,28 процентка (35 очрак) күбрәк.

Авыручыларның яртысы диярлек балалар: аларга гомуми санның 47,5 проценты туры килә (19 очрак). Моннан тыш, күрсәтелгән чорда өлкәннәр арасында гриппның бер очрагы теркәлгән.

Роспотребнадзор белгечләре авырулар көчәйгән сезонда респиратор инфекцияләрне кисәтүнең мөһимлеге турында искәртә.

Төп чаралар арасында гигиена таләпләрен үтәү, биналарны җилләтү һәм авыру билгеләре барлыкка килгәндә табибка вакытында мөрәҗәгать итү.


Нет комментариев