Чистай районында диспансерлаштыру нәтиҗәләре: 2025 елда 24,8 мең авыру ачыкланган
2025 елдагы диспансерлаштыру нәтиҗәләре буенча Чистай районында яшәүчеләрнең күпчелегендә профилактик тикшеренүләр үткәннән соң алар элек үзләре белмәгән авырулары яисә куркынычлылык факторлары ачыкланган
2025 елның диспансерлаштыру нәтиҗәләре буенча Чистай районында яшәүчеләрнең күпчелендә профилактик тикшерүләр үткәннән соң алар элек үзләре белмәгән авырулар һәм куркынычлылык факторлары ачыкланган.
Барысы 24 833 авыру очрагы теркәлгән.
Иң алда – кан әйләнеше авырулары – 14 618 очрак теркәлгән. Алар арасыннан гипертония авырулары 11 913, цереброваскуляр авырулары 1 559 кешедә ачыкланган. Нәкъ менә шушы авырулар аерым билгеләрсез уза, алар исә инсультларга һәм инфарктларга китерә.
Икенче урында –шикәр диабеты: 1 397 очрак. Шулар арасыннан 1196 кешегә диспансер күзәтүе таләп ителә, ә 15 пациентка әлеге диагноз беренче тапкыр куелган.
Сөяк-мускул авырулары 979 кешедә ачыкланган. Арка, буыннар авырту, авыр эштән соң килеп чыккан авырулар һәм имгәнүләр... Күпләр бу хәлгә күнегәләр һәм табибка баруны кирәк дип тапмыйлар. Шундый ук күләмдә ашкайнату органнары авырулары теркәлгән. Тын юллары авырулары 587 кешедә табылган. Болар – хроник бронхитлар, кешеләр тарафыннан еш кына олы яшьтә булудан һәм озакка сузылган салкын тию дип кенә уйланылучы обструктив халәтләр. Нерв системалары авырулары белән авыручылар 510 пациент.
Быел исә профилактик ярдәм күрсәтүдә яңалыклар кертелде.
I.18-40 яшьтәге пациентларда кандагы липопротеидны (а) ачыклау һәм липид профилен бәяләү (атеросклерозны профилактикалау өчен) бер тапкыр үткәрелә. Ә 18-39 яшьлекләрдә ул 6 елга бер тапкыр, 40 яшьтән өлкәнрәкләр өчен 3 елга бер тапкыр үткәрелә.
II. Хатын-кызлар «репродуктив диспансеризация» үткәндә 21-49 яшьтә 5 елга бер тапкыр ДНК – югары канцероген куркынычы булган кешедә папиллома вирусларын билгеләү үткәрелә (аналык муенсасында ракны профилактикалау). Уңай нәтиҗә булганда –цитологик тикшерүләр таләп ителә.
III. Артериаль гипертензия һәм шикәр авыруы булган пациентларда диспансер тикшеренүе дистанцион режимда төрле медицина технологияләре кулланып үткәреләчәк.
2026 елда диспансеризацияне 1987, 1990, 1993, 1996, 1999, 2002, 2005, һәм 2008 елда туучылар үтә ала. Ә 40 яшьтән өлкән булучыларга диспансеризацияне ел сан үтәргә кирәк.
Сәламәт булып калуның иң яхшы ысулы – диспансеризацияне һәм профилактик тикшеренүләрне вакытында үтү. Күп кенә авырулар үзләрен сиздермиләр дә, ә билгеләр килеп чыккач кына нәтиҗә чыгару дөрес түгел.
Медицина тикшеренүенә дистанцион рәвештә поликлиника телефоны буенча яисә Дәүләт хезмәтләре порталында язылырга мөмкин.
Тикшеренүләр Галактионов урамы 88/1 (309 нчы, 313нче профилактика кабинетлары) һәм 2 нче номерлы шәһәр дәваханәсендә Энгельс урамы , 195 адреслары буенча үткәрелә.
Диспансерлаштыру «Озак һәм актив яшәү» милли проекты кысаларында бушлай үткәрелә.
Фото: Чистай үзәк район дәваханәсе матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев