Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Сәламәтлек саклау

Чистай районында бер атна эчендә 18 талпан кадалу очрагы теркәлгән

...

4 майдан 10 майга кадәр Чистай районында талпан кадалуның 18 очрагы теркәлгән. Роспотребнадзорның территориаль бүлегендә ачыклык кертүләренчә, бу күрсәткеч моннан алдагы атна дәрәҗәсендә калган.

 

Ведомство белгечләре паразитлар табылган урыннар буенча вәзгыятьне анализлаганнар. Иң күп очрак – алты – бакча-дача участокларында теркәлгән. Урман зонасында кешеләргә талпаннар биш тапкыр һөҗүм иткән. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда өч тапкыр кадалу очрагы булган. Зират территориясендә һәм хайванны йөрткәндә берәр очрак теркәлгән. Тагын ике очрак болын зоналарына туры килә.

 

Районда яшәүчеләргә яшел зоналарга һәм дача участокларына кергәндә саклык чаралары күрергә, шулай ук табигатьтә йөреп кайтканнан соң даими рәвештә тикшерү үткәрергә киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев