Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек саклау

Чистай район үзәк дәваханәсендә тире аша коронар катышу үзәге ачылды

Биредә йөрәк-кан тамырлары авырулы пациентларга аз инвазивлы операцияләр ясаячаклар

Яңа ел алдыннан  Чистай үзәк дәваханәсендә  тире аша коронар  катышу үзәге ачылды. Биредә миокард инфаркты, ишемик инсульт, йөрәкнең хроник  ишемик авырулары кебек  йөрәк-кан тамырлары  авыруларына аз инвазивлы операцияләр ясалачак.

 

Бу хакта  ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Мондый үзәк оештыру  республиканың Чистай һәм якын-тирә районнарындагы  кешеләр өчен  махсуслаштырылган  медицина ярдәме уңайлылыгын арттырырга  ярдәм итә. Кискен йөрәк-кан тамырлары  авырулары  белән авыручы пациентларны   кан тамырлары үзәгенә илтү  уртача 3 сәгатьтән (Казан) 30 минутка кадәр  (Чистай) кыскарачак. Бу исә әлеге пациентларга тернәкләнү фаразын яхшырта.

 

Ачылу тантанасында  Татарстан Республикасы  Сәламәтлек саклау министры  Әлмир Абашев һәм  муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе  Эдуард Хәсәнов катнашты.

 

–Бу озак көтелгән вакыйга. Беренче пациент  диагностик тикшерү узды инде.  Бу Яңа ел алдыннан Татарстан  Рәисеннән  менә дигән бүләк.  Үзәкне тулысынча җиһазландыру  республика бюджеты хисабына үткәрелде, – дип сөйләде  ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Әлмир Абашев.

 

Үзәк заманча жиһаз белән  тулыландырылды.  Әлеге проект “ Дәвамлы һәм актив тормыш”  милли проекты буенча тормышка ашырылды.

Фото: ТР Сәламәтлек  саклау министрлыгыннан алынды    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев