Чарада табиб-педиатрлар һәм участок шәфкать туташлары катнашты
Балалар поликлиникасында полиомиелитны кисәтү һәм медицина хезмәткәрләренең кискен сүлпән параличларга карата сагаюын арттыру мәсьәләләренә багышланган эшлекле киңәшмә узды. Укытуны Чистай үзәк район дәваханәсе табиб-эпидемиологы Румия Хәсәнҗанова үткәрде.
Чарада табиб-педиатрлар һәм участок шәфкать туташлары катнашты. Очрашу барышында эпидемиологик вәзгыятьнең актуаль мәсьәләләре, шикле очракларны ачыклаганда эш итү тәртибе, полиомиелитның клиник күренешләре үзенчәлекләре, шулай ук кисәтү чаралары үткәрү тәртибе каралды.
Киңәшмәдә катнашучылар авыруны кисәтүнең төп чарасы буларак вакытында вакцинацияләүгә аерым игътибар бирделәр. Шулай ук ата-аналарга иммунизациянең мөһимлеге турында мәгълүмат бирүне оештыру, медицина документларын алып бару һәм санитар-эпидемиягә каршы таләпләрне үтәү мәсьәләләре каралды.
«Мондый өйрәтү чараларын уздыру белгечләрнең һөнәри әзерлеген арттырырга һәм балалар арасында йогышлы авыруларны вакытында кисәтүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирә», – дип сөйләде Румия Гаммәр кызы.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев