Чистай медицина оешмалары бәйрәм көннәрендә эш графигын үзгәртәчәк
Ял көннәре һәм кизү торулар расланган бәйрәм көннәрен исәпкә алып бүленгән
Чистай үзәк район дәваханәсе шәһәр һәм район халкына май бәйрәмнәрендә медицина учреждениеләренең эш графигы үзгәрүе турында хәбәр итә.
Ял көннәре һәм кизү торулар расланган бәйрәм көннәрен исәпкә алып бүленгән.
Үзәк дәваханә поликлиникасы (Галактионов ур., 88/1; тел. +7 (843-42) 5-02-93, 5-10-15):
• 1 май – 8дән 13 сәгатькә кадәр кизү торучы табиб-терапевт.
• 2, 3 май – ял көннәре.
• 11 май – 8дән 13 сәгатькә кадәр кизү торучы табиб-терапевт.
• 9, 10 май – ял көннәре.
Балалар поликлиникасы (Вишневский ур., 2б; тел. +7 (843-42) 4-63-51):
• 2 май – 8дән 13 сәгатькә кадәр кадәр кизү торучы табиб-педиатрлар (чакыруларга да баралар).
• 1, 3 май – ял көннәре.
• 11 май – 8дән 13 сәгатькә кадәр кадәр кизү торучы табиб-педиатрлар (чакыруларга да баралар).
• 9, 10 май – ял көннәре.
Стоматология поликлиникасы (Урицкий ур., 80/1; тел. +7 (843-42) 5-12-13):
• 1, 2 май – 9дан 15 сәгатькә кадәр кадәр кизү торучы табиб-стоматолог.
• 3 май – ял көне.
• 9, 11 май – 9дан 15 сәгатькә кадәр кадәр кизү торучы табиб-стоматолог.
.
• 10 май – ял көне.
2нче шәһәр дәваханәсе поликлиникасы (Энгельс ур., 105; тел. +7 (843-42) 4-38-63):
• 2, 9 май – 8дән 13 сәгатькә кадәр кизү торучы табиб.
• 1, 3, 10, 11 май – ял көннәре.
Ашыгыч очракларда
Кичектергесез хәлләр килеп чыкканда, халыкка ашыгыч медицина ярдәме станциясенә мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә. Ашыгыч ярдәм бригадасын чакыру өчен телефон номеры – 103.
Шулай ук Вишневский ур., 1 йорт адресы буенча үзәк район дәваханәсе стационарының кабул итү бүлегенә дә кереп була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев