Бер атна эчендә чистайлылар 407 тапкыр ашыгыч ярдәм чакыртканнар
Сәламәтлек саклау

Бер атна эчендә чистайлылар 407 тапкыр ашыгыч ярдәм чакыртканнар

Узган атнада респиратор авырулар билгеләре белән 14 мөрәҗәгать теркәлгән

Чистай үзәк район дәваханәсенең ашыгыч медицина ярдәме хезмәте интенсив режимда эшли. Узган 7 көндә генә дә табиблар чакыруларга 407 тапкыр чыккан. Табибларга 197 кешене дәваханәгә салырга туры килгән.

Бигрәк тә кечкенә пациентлар буенча статистика игътибарны җәлеп итә: дәваханәләргә 29 бала эләккән. Аларның 8е – бер яшькә кадәрге сабыйлар.

Узган атнада респиратор авырулар билгеләре белән 14 мөрәҗәгать теркәлгән, аларның яртысы – балаларда.

Шулай ук бригадалар районның авыл җирлекләренә 31 тапкыр барганнар.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев