Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Авылларга «тәгәрмәчле поликлиника» килә

31 августта Чистай районына мобиль поликлиника киләчәк.

Күчмә медицина комплексы дүрт авылдан пациентларны кабул итәчәк.

«Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» милли проектлары кысаларында республикада мобиль дәваханәләрдә авыл халкына медицина тикшерүләре проекты гамәлгә ашырыла. Шулай, 31 августтан «тәгәрмәчле дәваханә» безнең районга да киләчәк. Бу хакта республика клиник дәваханәсенең мобиль поликлиника җитәкчесе Илфак Ярмиев хәбәр итте.

Автоклиника Луч поселогында, Чистай Выселкасы, Каргалы һәм Мөслим авылларында тукталачак. Һәр торак пунктта белгечләр бер атна дәвамында пациентларны кабул итәчәк.

Кабул итү җирле участок табиблары тарафыннан төзелгән һәм район үзәк дәваханәсе белән килештерелгән исемлек буенча алып барылачак. Автоклиникада алты кабинет бар. Медицина тикшерүен кардиолог, невролог, уролог, кан тамырлары хирургы, акушер-гинеколог һәм офтальмолог алып барачак. Лаборатор тикшеренүләр кабинеты да каралган. Медицина хезмәткәрләре гомуми һәм биохимик кан анализы, шулай ук гомуми сидек анализын ясый алалар. Мобиль дәваханә белән бергә мобиль УЗИ-диаг ностика аппаратын да алып киләчәкләр.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, мобиль поликлиникада төзелгән карточка Респуб лика клиник дәваханәсенең мәгълүматлар базасына автомат рәвештә эләгәчәк.

Күчмә медицина комплексы безнең районга агымдагы елның башында килеп киткән иде. Медицина ярдәмен Луч поселогында, Чистай Выселкасы, Мөслим, Каргалы һәм Татар Талкышы авылларында яшәүчеләр алдылар. Белгечләр пациентларга консультацияләр бирделәр, тикшерү үткәрделәр, эксперт нәтиҗәсе чыгардылар. Кирәк булган очракта, үзәк район дәваханәсенә яки Респуб лика клиник дәваханәсенә госпитализацияләүгә юлламалар бирделәр. Пациентларның күбесе кардиологка эләгергә теләгән.

Табиб-эндокринолог сүзлә ренә караганда, авылларга сәфәр барышында бик күп авырулар аның юнәлеше буенча ачыклана. Бу шикәр диабеты, калкансыман биз авырулары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев