Хәрәкәтләнү ничек итеп диабетны булдырмаска ярдәм итә: эндокринолог киңәшләре
Үзәк район дәваханәсе поликлиникасы табиб-эндокринологы Айгөл Сафина актив тормыш алып баруның шикәр диабетын кисәтүдә нинди роль уйнавы турында сөйләде
Ни өчен хәрәкәтләнү бик мөһим?
«Шикәр диабеты эшкә яраклы кешеләр арасында да күбрәк ачыклана башлады. Төп сәбәп – аз хәрәкәтләнү, шул исәптән даими булмаган туклану, даими стресслар», – дип билгеләп үтте Айгөл Гамир кызы.
Даими физик активлык – бу 2 типтагы диабет үсеше куркынычын киметүнең исбатланган ысулы. Хәтта көчеңнән килгәнчә физик эш тә канда шикәрнең тотрыклы дәрәҗәсен сакларга һәм гәүдә авырлыгын контрольдә тотарга ярдәм итә.
Сезнең тормышыгызда активлыкны арттыру өчен гади киңәшләр
Шунда ук спортзалга бару мәҗбүри түгел. Көндәлек гади нәрсәләрдән генә башлагыз
Җәяү йөрегез: җәмәгать транспортыннан 1-2 тукталыш алдан чыгыгыз. Әгәр дә рульдә икәнсез, туктаган җирегездән 5-7 минут җәяү кайтыгыз.
Лифттан баш тартыгыз: баскыч буйлап җәяү менегез. Бу менә дигән кардиотренировка.
Актив тәнәфесләр ясагыз: 5 минут җиңелчә тартылу яисә йөрү кәефне күтәрергә һәм мускуллардагы киеренкелекне бетерергә ярдәм итәчәк.
Һәр иртәгезне зарядкадан башлагыз 10 минут гади күнекмәләр (чүгәләү, күтәрелү, иелү) метоболизмны җибәрә һәм көне буена сезне тонуста тотачак.
Шикәр диабетында физик активлык
Диабет белән авыраган кешедә хәрәкәт терапеянең бер өлеше була. Дөрес итеп сайланган көчеңнән килгәнчә физик эшләр:
Канда шикәрне контрольдә тотарга ярдәм итәләр.
Йөрәк-кан тамырлары авырулары катлаулану куркынычын киметәләр.
Үзеңне яхшы хис итәргә ярдәм итәләр һәм тормыш сыйфатын яхшырталар.
«Шикәр диабетын кисәтү кечкенә нәрсәләрдән башлана. Сәламәтлек көн саен гади һәм аңлы рәвештәге гадәтләрдән формалаша. Физик эшнең оптималь дәрәҗәсен сайлап алу өчен үзегезне дәвалаучы табибыгыз белән киңәшегез», – дип ассызыклады ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев