Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек саклау

Үсмернең иммунитетын ничек күтәрергә: Чистай үзәк район дәваханәсенең табиб-педиатры киңәшләре

Үсмернең иммунитетын ничек күтәрергә мөмкин булуы турында Чистай үзәк дәваханәсенең балалар поликлиникасы табиб-педиатры Диана Шиһапова сөйләде

Үсмерлек яше – бу актив үсү, организмның гармональ үзгәрешләр  кичергән чоры. Иммун системасы  бу вакытта даими җайлашу шартларында эшли. Шуңа күрә  аны ясалма рәвештә «стимуллаштырырга» түгел,  тулы кыйммәтле функцияләштерү өчен  шартлар тудырырга кирәк. Үсмергә үсеш чорында  ничек ярдәм итәргә кирәклеге хакында  Чистай үзәк район дәваханәсенең табиб-педиатры  Диана Шиһапова сөйләде.

 

Йокы – иммунитет нигезе

Иң беренче чиратта  йокы режимына игътибар итәргә кирәк. Үсмер кимендә  8-9 сәгать йокларга тиеш. Хроник йокы туймаулар  вируслы инфекцияләргә каршы торуны киметә,  терелү процессларын акрынайта һәм гомуми халәткә  тискәре йогынты ясый.  Замана үсмеренең төп проблемасы – гаджетларны төн азагында  куллану. Экрандагы утлар мелатонин эшләп чыгаруны боза һәм биологик ритмнарны сафтан чыгара, болар исә турыдан-туры иммунитет сакланышына тәэсир итә.

 

Туклану: аксымнар, витаминнар, ә фастфудлар бөтенләй кирәкми

Актив үсеш чорында  организмга җитәрлек дәрәҗәдә аксымнар, витаминнар һәм микроэлементлар кирәк. Рацион төрле һәм балансланган булырга тиеш.

 

Диеталар, фастфудлар  һәм балансланмаган  туклану  иммун системасында  турыдан-туры чагылыш тапкан җитмәүчәнлеккә китерергә мөмкин.

 

Витаминнар комплексының  күрсәткечләр буенча  яисә табиб белән киңәшләшкәннән соң гына билгеләнүе мөһим. Витаминнарны контрольсез куллану  организмга зыян китерергә мөмкин.

 

Хәрәкәт – тормыш: фанатизмнан башка гына спорт

Иммунитет  физик активлыкның  дәрәҗәсе белән тыгыз бәйләнгән. Җитәрлек күләмдә генә даими нагрузкалар  кан әйләнешен яхшыртырга, матдәләр алмашын нормальләштерергә, организмның гомуми чыдамлыгын ныгытырга  ярдәм итә. Шуңа күрә дә  аз хәрәкәтләнүдән,  терелеп бетмәгән килеш артык күнекмәләрдән  сакланырга кирәк.

 

Психоэмоциональ халәт: стресс контрольдә

Имтиханнар, укуга югары таләпләр, эчке борчылулар  – болар еш кына хроник стресслар чыганагы була. Алар организмның  саклану мөмкинлекләрен  азайта. Гаиләсе ягыннан яклау, эчке эмоциональ халәтенә  игътибарлы караш тою  табиб киңәш-тәкъдимнәре кебек үк зур әһәмияткә ия.

 

Профилактика

Милли календарьгә нигезләнеп ясалган  заманча прививкалар  инфекцияләрнең авыр үтү куркынычын киметергә  мөмкинлек бирә.

 

Табибка кайчан барырга?

Салкын тиеп еш авыраганда һәм авырудан соң озак тернәкләнү вакытында  белгеч киңәшләре кирәк. Табиб  инфекциянең хроник чыганагын һәм иммун системасындагы тайпылышларны   бетерергә ярдәм итә.    

     

          

   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев