Татарстанлыларга нинди вирусның яман шешкә китерергә мөмкин булуы турында сөйләделәр
Кеше папилломасы вирусы яман шеш үсеше куркынычын шактый арттыра. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре искәртә
Бу вирусның 200гә якын төре бар, ләкин аларның кайберләре генә югары онкоген куркынычка ия һәм аналык муентыгы, тамак һәм башка яман шешләргә китерергә мөмкин.
Кеше папилломасы вирусының аналык муентыгы яман шеше белән бәйләнеше 1980 елларда немец галиме Харальд цур Хаузен тарафыннан исбатлана, моның өчен ул Нобель премиясе ала. Бу ачыш профилактик вакцина булдыру нигезенә салына.
Кеше папилломасы вирусына каршы вакцинация беренчел профилактиканың нәтиҗәле чарасы булып тора һәм бөтен дөньяда 2006 елдан бирле кулланыла.
Прививка вирус белән бәйле онкологик авырулар үсеше куркынычын сизелерлек киметә.
Исегезгә төшерәбез, халыкка төрле авыруларны кисәтү турында мәгълүмат бирү «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Чыганак: ТНВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев