Сүз H1N1 вирусы турында бара
Татарстан дуңгыз гриппының яңа дулкыны белән очрашырга мөмкин. Мондый фаразны республика Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов җиткерде.
Белгеч сүзләренә караганда, сүз 2024 елда үзе турында сиздергән H1N1 вирусы турында бара. Эпидемиологлар 2024-2025 еллар сезонында вәзгыятьнең кабатланырга мөмкин булуын кисәтә.
«Дуңгыз гриппы яшен тизлеге белән тарала, үпкәләрнең зарарлануы белән характерлана һәм үпкә ялкынсынуының авыр формаларын китереп чыгара», – дип ассызыклады Дмитрий Лопушов.
Шуңа бәйле рәвештә табиблар вакцинацияне кичектермәскә чакыра. Беренче чиратта, прививка хроник авырулы кешеләргә, өлкән яшьтәгеләргә, йөкле хатыннарга һәм кечкенә балаларга тәкъдим ителә. Нәкъ менә шушы категорияләр өчен грипп иң зур куркыныч тудыра.
Чыганак: Татар-информ
Нет комментариев