Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Сәламәтлек саклау

«Пульмоэкспресс» санлы флюорографы ике көн буена Кирпеч заводы микрорайонында эшләячәк

Мобиль рентген-аппаратта барлык теләүчеләр ике көн – 4 һәм 5 майларда тикшеренү үтә алачак

Кирпеч заводы микрорайонында яшәүчеләр алдан язылмыйча һәм чиратсыз  гына  күкрәк читлеге органнарына профилактик  тикшерү үтәчәкләр.  Степан Разин урамы 85 А  адресы буенча урнашкан шәһәр поликлиникасы филиалында  «Пульмоэкспресс» санлы күчмә флюорография  комплексы  эшли башлады.

Дәвалау учреждениесендә  хәбәр итүләренчә,  мобиль рентген-аппарат   барлык теләүчеләр өчен  ике көн – 4 һәм 5 майларда эшләячәк. Пациентлар 8дән 13 сәгатькә кадәр кабул ителә.

Медиклар  заманча җиһазларда  тикшеренүнең  бушлай үткәрелүен билгеләп үтә. «Пульмоэкспресс» ның  төп өстенлекләре – эшнең югары тизлеге  һәм рәсемнәрнең санлы  сыйфаты.  Болар исә  табибларга  оператив рәвештә   пациентның үпкәләре турында төгәл мәгълүматлар  алырга  мөмкинлек бирә.

Флюорографияне үтү өчен  үзең белән паспорт, полис, мәҗбүри медицина иминияте полисы (ОМС) һәм СНИЛС булырга тиеш.      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев